«Бегишево» — Россиянең иң яхшы һәм иң уңайлы аэропортлары рәтендә
«Бегишево» аэропорты XII «Россия һава юллары» милли премиясе нәтиҗәләре буенча үз категориясендә илнең иң яхшысы дип танылды, шулай ук пассажирлар тавыш бирү нәтиҗәсендә «Иң уңайлы аэропорт» исемен яулады.
Бүген Мәскәүдә XII «Россия һава юллары» милли премиясенә йомгак ясау тантанасы узды. Аның нәтиҗәләре буенча «Бегишево» аэропорты елга 0,5 миллионнан 1 миллионга кадәр пассажирга хезмәт күрсәтүче аэропортлар категориясендә илнең иң яхшысы дип танылды.
Моннан тыш, һава транспортын сайлаучы пассажирлар тавыш бирүе нәтиҗәсендә дә җиңү яулап, «Иң уңайлы аэропорт» исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев