Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкарма комитет җитәкчесе итеп кабат Рәсим Асылгәрәев билгеләнде

19 октябрьдә Тукай муниципаль район Советының икенче утырышы үтте. Анда «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, район палаталары рәисләре, район Советы аппараты, Башкарма комитет бүлекләре башлыклары, районның яшьләр парламенты...

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - «Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү. Аның буенча конкурс комиссиясе рәисе, район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова чыгышы тыңланды. Ул Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты вазифасына конкурс комиссиясенә ике кандидаттан документлар керүе турында белдерде. Бу урынга дәгъва итүчеләр - Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының бүгенге җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев һәм район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.

Беренче булып Рәсим Асылгәрәевның кандидатурасы тавышка куелды. Аны барлык депутатлар бертавыштан яклады. Шуңа бәйле рәвештә икенче кандидатура буенча тавыш бирү үткәрелмәде. Шулай итеп, район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп кабат Рәсим Асылгәрәев билгеләнде.

Икенче көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы контроль-хисап палатасы» муниципаль дәүләт учреждениесе рәисен билгеләү мәсьәләсе куелды. Бу вазифага Наталья Парамонычева кандидатурасы тәкъдим ителде һәм аны депутатлар бертавыштан яклады.

Өченче көн тәртибе буенча - «Тукай муниципаль районы Советы карары (№25/3, 27.11.2013) белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә бюджет мәсьәләләре турындагы Положение»нең аерым положениеләренең эшен туктату турында» район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева чыгышы тыңланды. Карар бертавыштан кабул ителде.

Реклама

Дүртенче көн тәртибенә «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставының аерым положениеләренең эшен туктату мәсьәләсе кертелгән иде. Аның буенча, Уставның 80 маддәсе 4 өлешенең эшен 2016 елның 1 гыйнварына кадәр туктатырга дигән карар бертавыштан кабул ителде.

Бишенче сорау - «Муниципаль берәмлек Советы карары (№13/1, 20.06.2012) белән кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова чыгыш ясады. Карар бертавыштан кабул ителде.

Алтынчы көн тәртибе буенча - «Тукай муниципаль районы даими комиссияләре составы турында» Люция Әхмәтова доклады тыңланды. Карар бертавыштан кабул ителде.

Шуның белән район Советының икенче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X