Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барысына да газ кирәк 

Авыл җыеннары


/ Фото Әҗмәкәй авыл җирлегеннән алынды.

Әҗмәкәй авыл җирлегендә халыкның сорауларын район башлыгы Фаил Камаев тыңлады. Җирлек башлыгы урынбасары Марат Фазылҗанов 2020 елда территориядә башкарылган эшләр хакында сөйләде, планнарны бүлеште. 
Җирлеккә Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авыллары һәм «Виктория», «Ассорти-1», «Надежда», «Кузнечный», «Транспортник», «Санаръ» бакчачылык ширкәтләре керә. Чаллының күпбалалы гаиләләренә бирелгән Подсолнухи микрорайоны һәм Рябинка да шушы территориядә. 
Җирлектә яшәүче 3287 кешенең 1676сы эш көчендә. Аларның күпчелеге «Гигант» ҖЧҖдә хезмәт куя. Хуҗалык – җирлектә яшәүчеләрнең төп таянычы. 2020 елда халыктан 1 млн 980 мең 150 сум үзара салым акчасы җыелган һәм программа буенча 9 млн 900 мең 750 сум булып исәп-хисапка күчкән. Акча юллар ремонтлауга, балалар мәйданчыгын җиһазлауга һәм монтажлауга, урамнарга яктырткычлар куюга юнәлтелгән.
– Үзара салым исәбенә генә барлык эшләрне башкарып булмый. Авыл җирлеге бюджеты милек һәм җир салымнары хисабына формалаша. Аларны вакытында түләү кирәк. Территория көннән-көн үсә. Бигрәк тә Яңа поселогында һәм Әҗмәкәй авылында, «Подсолнухи» һәм «Рябинка» микрорайоннарында шәхси торак йортлар зур темплар белән төзелә. Йортларыгызны, милкегезне рәсмиләштерегез – исәпкә куегыз», – диде Марат Фазылҗанов. 
Иң эре авыл җирлекләренең берсе булган Әҗмәкәйдә хәл итәсе проблемалар байтак. «Надежда» бакчачылык ширкәтендә участок хуҗалары милекләрен рәсмиләштерергә телиләр. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күпкатлы йортларның ишегаллары төзекләндерелергә, балалар мәйданчыклары ясалырга тиеш. Урамда, балалар бакчасы территориясендә сукбай этләр йөри. Нишләргә? Район башлыгы йорт хайваннарына, песи һәм этләргә котыру чиренә каршы вакцина ясатырга кирәклегенә дә басым ясады. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Нияз Сөнгатуллин: «Үткән ел Әҗмәкәйдә этләргә котыру чиренә каршы бушлай прививка ясадык. Бу эшне башкару өчен сезнең тарафтан заявка бирү генә кирәк», – дип аңлатты.
Әҗмәкәйдә яшәүче ата-аналар мәктәп автобусының расписаниесе балалар өчен җайсыз булуын – иртәнге алтыда авыллардан укучыларны җыя башлавын әйттеләр. «Укулар иртәнге сигездә башлана, сәгатьтән артык вакытны бушка уздырмасыннар өчен маршрутның расписаниесен үзгәртеп булмыймы?» – дип гозерләрен белдерделәр. 
«Әҗмәкәй авылының Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннары кайчан тулысынча газлаштырылачак? Быел бу проблеманы хәл итү буенча ниләр эшләнде?» Бу сорау җыен барышында берничә тапкыр яңгырады. «2019– 2020 елларда Әҗмәкәй һәм Кече Шилнә авыл җирлекләре территориясе буенча үтә торган линиядә югары басымлы газүткәргеч төзелде. 2020 елда Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннары урамнарын газлаштыру буенча газүткәргеч проекты эшләнде. Әҗмәкәйдә «Миләшкәй» балалар бакчасына газ кертелде. 2021 елда Подсолнухи микрорайонының 615 йортлы 16 урамына газүткәргеч төзү проектын эшләү планлаштырылды. 2025 елга район җирлеген тулысынча газлаштыруны күздә тотабыз, – дип җавап бирде Фаил Камаев.
Рябинка микрорайонында яшәүче ханым җирлек территориясен яшелләндерү өчен агач үсентеләре сорады. Урманчылыктан тиешле күләмдә чыршы, нарат үсентеләре бүлеп биреләчәге вәгъдә ителде. Халык Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарындагы урамнарны яктырту мәсьәләсен дә күтәрде. Бу проблеманы хәл итү, беренчедән, халыктан җыелган үзара салым акчасы белән бәйле; икенчедән, урамның тулысынча торак йортлар белән тулуы кирәк; өченчедән, шәхси торак йорт хуҗалары милекләрен теркәтергә тиешләр. Димәк, бу проблеманың хәл ителеше дә халыкның үзеннән тора. 
Яңа поселогындагы ФАПта 3 фельдшер эшләргә тиеш булса да, бүгенге көндә бер генә медицина хезмәткәре халыкка хэезмәт күрсәтә. Район башлыгы бу катлаулы хәлдән чыгу юлын бергәләп эзләргә чакырды. 


 


/ Фәнис Ихсанов фотосы.

Круглое Поле авыл җирлегендә үткән җыенда җирлек башлыгы Эльмира Низамиева авыл җирлегендәге иң зур ике проблемага тукталды. 
– Ел саен җыенда 1нче микрорайонны газлаштыру мәсьәләсе күтәрелә. Моны хәл итүдә кыенлыклар бар. Шуңа да бу мәсьәләне чишү юлларын бергәләп эзләү өчен җыелышлар үткәрелде. Капиталь төзелеш объектларын газүткәргеч челтәренә тоташтыру турында килешү төзү өчен гариза бирү тәртибе турында халыкка аңлатма бирелде. Әлеге программа буенча узган ел Гагарин урамындагы 34нче йортка урам газүткәргече төзелде. 1нче, 2нче микрорайоннарны газлаштыру 2022 елгы планга кертелгән. План-проектны эшләү өчен 1 млн 357 мең 727 сум акча кирәк. Аны 2021 елның үзара салым программасына кертәбез. 5нче микрорайондагы 6нчы йортта яшәүчеләр урам газүткәргеченә тоташтырылган. Круглое Поле-Бәтке автоюлы буенча (мәктәпкә кадәр) тротуар салу эше өлешчә башкарылды, – дип билгеләп үтте. 
Җыенда катнашучы әти-әниләр балалар бакчасына һәм гомумбелем бирү мәктәбенә капиталь ремонт кирәклеген дә әйттеләр. 
Үзара салымга килгәндә, Эльмира Низамиеваның әйтүенчә, үткән ел халыктан 1 млн 230 мең сум үзара салым акчасы җыелган һәм республика программасы буенча финансланып 6 млн 150 мең сум булып авыл җирлеге исәп-хисабына күчкән. Үзара салым акчасына урам юлларын төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы ясалган; корыган, сынган агачлар киселгән, канализация челтәре төзелгән, «Железнодорожник» ял паркында пандус ясалган. 
Очрашуга килгән халык поселоктагы сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның концерт номерларын яратып карады. Җыен азагында авыл җирлеге тормышында, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы кешеләргә, армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев