Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барысын да санаячаклар

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр үтәчәк. Россиядә мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм саклау өчен җаваплы итеп Росстат билгеләнгән. Сан алу вакытында россиялеләрнең саны гына билгеләнеп калмаячак, аларның социаль хәле, яшәү урыннары, гаилә торышы һәм башка шундый мәгълүмат җыелачак. 

Халык санын алу ким дигәндә 10 елга бер мәртәбә үткәрелә. Алдагы кампания Россиядә 2010 елда уздырылган иде. Ул вакытта Тукай районында даими яшәүчеләр 36651 кеше иде. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2019 ел башына тукайлыларның саны 41348гә җиткән. 2010 ел белән чагыштырганда үсеш 12,8 процентны тәшкил итә. 4697 кеше өстәлгән дигән сүз. Соңгы сан алудан соң район күзгә күренеп үсте – яңа йортлар, яңа урамнар барлыкка килде. 
Шәһәр яны районы булганлыктан, төзелеш биредә көннән-көн арта. 2019 елда гына да 549 шәхси торак йорт төзелде. Аларның гомуми мәйданы 75676 квадрат метрны тәшкил итә. Узган ел исә төзелгән яңа мәйданнар 60038 квадрат метр иде. Торак төзелеше ел саен уртача 5 процентка үсә. 20 август мәгълүматларына караганда, Тукай районында бүгенге көнгә 14346 шәхси йорт һәм 771 күпфатирлы йорт санала. 
Агымдагы елның 1 августыннан башлап, укулар үткәрелгәннән соң, 26 регистратор җирле пунктлар буенча йөри башлады. Алар әлегә исемлекләрне барлау өчен территорияләрне әйләнә, йортларга һәм фатирларга керми. Участокта күрсәтелгән йортлар чыннан да бармы, урамнарга ике дәүләт телендә атамалар язылганмы, йорт номерлары билгеләнгәнме – шундый белешмәләр алына. Моннан тыш, белгечләр маршрут документларына күпфатирлы йортларда домофоннар, кодлы йозаклар бармы-юкмы, фатир номерлары күрсәтелгәнме, торак булмаган биналарда торак бүлмәләр юкмы икәнлеген кертәчәкләр. Ачыкланган яңа төзелешләр исемлеккә кертеләчәк, аларның нинди стадиядә (фундамент салынган, стена өелгән, түбә ябылган) булуы билгеләнәчәк. 
Регистраторлар йөреп чыкканнан соң 2020 елгы халык санын алуның оештыру планы төзеләчәк. Бу халыкны исәпләү сыйфатын күтәрәчәк. Шулай ук бу эш районда яшәүчеләр турында реаль картинаны тудырачак. 
Исемлекләрдән күренгәнчә, районда теркәлгән халыкның чыннан да артуы күренә, шуңа өстәп, шәһәр яны булганлыктан, теркәлмичә генә бакча йортларында яшәүчеләр дә бик күп. Бу коммуналь хезмәтләргә дә эшне арттыра, оператив хезмәтләрдән дә эшчәнлекләрен көчәйтүне таләп итә. Бу инде, үз чиратында, авыл җирлекләренең финанс чыгымнарына кагыла. Санитар таләпләр үтәлсен, коммуналь хезмәт күрсәтү тиешле югарылыкта башкарылсын өчен бюджетны арттырырга кирәк була.

Гөлназ ШӘЙХУЛЛИНА,
Яр Чаллыдагы дәүләт статистикасы бүлеге башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев