Якты юл
  • Рус Тат
  • Барыбыз да – чаңгыга! 

    Кичә Яңа поселогында районның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары үтте.

    Анда идарә, мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре, мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан 100дән артык кеше катнашты. Ярыштан соң алар күмәк биюдән торган флешмоб оештырды. Ул Тукай районының 45 еллыгына багышланды. 
    20 январь көнне шул ук базада районның авыл җирлекләреннән ветераннар да чаңгы юлында көч сынашачак. Чара иртәнге 9да башлана. Район ветераннар оешмасы барлык өлкәннәрне дә Яңа поселогына чакыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: