«Балкыш» лагеренда куркынычсызлык буенча мөһим лекция узды
Балалар куркынычсызлык кагыйдәләр искә төшерделәр.
«Балкыш» лагеренда сменада катнашучылар өчен төрле ситуацияләрдә куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган лекция үткәрелде.
Балаларга пилотсыз очкычлар һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга һәм куркынычларны минимальләштерергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар. Су янында җәйге ял – бик кызыклы, ләкин саклык чараларын үтәгәндә генә. Балалар куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга һәм кирәк булганда башкаларга ярдәм итәргә икәнен белделәр. Гомуми куркынычсызлык техникасын тагын бер кат кабатладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев