Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар ижат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр – «Беренче адымнар» республика конкурсы дипломантлары

Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә «Беренче адымнар» дип исемләнгән республика ачык фестивале үтте. Конкурсның максаты - үсеп килүче буында иҗатка мәхәббәт тәрбияләү, яшь сәләтләрне ачу, иҗат белән шөгыльләнү өчен балаларга уңай мохит тудыру, Татарстан Республикасында эшләп килүче төрле вокал һәм хореография коллективлары белән элемтә булдыру. Әлеге фестивальдә райондашларыбыз - Балалар...

Бу көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә «Беренче адымнар» дип исемләнгән республика ачык фестивале үтте. Конкурсның максаты - үсеп килүче буында иҗатка мәхәббәт тәрбияләү, яшь сәләтләрне ачу, иҗат белән шөгыльләнү өчен балаларга уңай мохит тудыру, Татарстан Республикасында эшләп килүче төрле вокал һәм хореография коллективлары белән элемтә булдыру. Әлеге фестивальдә райондашларыбыз - Балалар иҗат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә актив булды. «Инструменталь жанр» номинациясендә «Шаян кызлар» ансамбле уңышлы чыгыш ясады (педагоглары Вера Сәлимова). Моннан тыш, II дәрәҗә диплом белән Камилла Вилданова, III дәрәҗә диплом белән Илзилә Фәрхетдинова һәм Эвелина Сәлимова бүләкләнде. Яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев