Балалар җимлек ясый
Салкын кышларны кичү кешеләргә дә җиңел түгел, ә кечкенә җан ияләре – кошларга бу ел фасылын исән-имин чыгу аеруча кыен. Аларга ярдәм итәргә, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим. Районыбыздагы балалар бакчаларының барысында да диярлек ишегалларына кошлар өчен җимлекләр эленгән. Мәктәпләр, экологик берләшмәләр дә бу чарадан читтә калмый.
Бу фотоны безгә Яңа Бүләктән Альмира Фәхриева җибәрде. «Сәйлән» балалар бакчасына йөрүче кызлар-малайларга кошлар ашханәсен ясарга әти-әниләре ярдәм иткән. Күрегез, нинди уңайлы итеп ясалган алар, үзләре матур, хәтта милли бизәкләр төшерелгәне дә бар. Анысы – Ильвина Саттарованыкы. «Җимлекләргә салган бодай, арпа кебек ярмаларны чыпчык, песнәкләр бик ярата. Балаларга мондый эш бик ошый – кайчан кошларны ашатырга чыгабыз дип көн дә искә төшереп торалар», – ди Альфира Фәхриева.
Фотода: Рәзил Төхбәтуллин, Адилә Абдуллина, Элина Маликова, Мансур Җәмилов, Данияр Садыйков, Ильвина Саттарова. / Фотолар Альмира Фәхриевадан алынды.
Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасы инде берничә ел халыкара «Экомәктәп-Яшел флаг» («Экошкола– Зеленый флаг») программасы кысаларында актив эш алып бара. Аның төп максаты – сабыйларны чүпне аерым җыярга өйрәтү һәм шул ташландык материалга икенче гомер бүләк итү. «Безнең җимлекләр нәкь менә ташландык материаллар – туңдырма таякчыклары, пластик шешә, картон, линолеум кулланып ясалган. Аларны әти-әниләр балалар белән бергә эшлиләр. Җимлеккә гадәттә көнбагыш орлыгы, бодай ярмасы салабыз. Шул сыйга кызыгып иң еш килүче канатлы кунакларыбыз ул – чыпчыклар. Былтыр һәм быел песнәкләр, кызыл түшләр дә килде – бик кызыксынып күзәтәбез үзләрен», – дип уртаклашты бакча мөдире Эльвира Нуртдинова.
Әминә һәм Камилә Хәмидуллиналар, Солтан Шакиров, Риназ Хәбибуллин, Кәрим Ямалов кышкы суыкларда кошларны ашата. / Фотолар Эльвира Нуртдиновадан алынды.
Теләнче Тамак авылының «Акчәчәк» балалар бакчасында да җимлекләрне карап кына торалар. Кар яуганнан соң чистартып куялар, җимнәре бетсә өстиләр – кукуруз, бодай, тары ярмасы, көнбагыш, терлек мае кисәкләре, ваклап ипи салалар. Очып килгән песнәкләр, кызылтүшләр, чыпчыкларның һәркайсының табигате төрлечә. Балалар бакчасы мөдире Альбина Камалова хәбәр итүенчә, саф һавага чыккач җимлекләргә килгән кошларны күзәтү кызлар-малайлар өчен файдалы һәм бик мавыктыргыч шөгыль. Җимлекләрне Таир Зарифуллин, Зәринә Хәертдинова, Данил Кармантаев, Диләрә Исхакова әтиләре белән бергә ясап алып килделәр.
Таһир Заһидуллин, Зарина Хәертдинова, Данил Кармантаев, Диләрә Исхакова җимлекләрне әти-әниләре белән бергә ясаганнар. / Альбина Камалова фотосы.
«Ипи валчыкларын да әрәм итмибез, кошларга бирәбез. Өйдән тартылган бодай ярмасы алып килүчеләр дә бар. Һәр бала табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә. Үзе алып килгән җимлеккә кош килгәнен күрсәләр, шатланып туя алмыйлар, бу турыда көне буе сөйлиләр. Балалар хәтта җәйге чорга да җимлекләрне агачта калдыруны сорыйлар. Ел саен «Кошларга ярдәм ит!» акциясе барышында җимлекләр конкурсы үткәрәбез. Анда актив катнашучы Фәрраховлар, Закировлар, Бакировлар гаиләләрен әйтеп үтәсе килә», – дип язды Иске Дөреш авылының «Әкият» балалар бакчасы мөдире Лилия Сәйфетдинова. Аларның җимлекләренә күпчелек песнәк, чыпчыклар килә, ә менә кызылтүш сирәк күренә, кайвакыт саескан да кунак булып китә икән.
Фотодагы балалар: сулдан уңга Азалия Закирова, Раяз Фәррахов, Азалия Аскарова. / Фото Лилия Сәйфетдиновадан алынды.
«Татарстан» совхозы поселогында да кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итәргә тырышалар. Кошлар бит мондый көннәрдә урманнардан авыл-шәһәрләргә кешеләр янына килергә тырышалар, чөнки анда ничек тә туклану, кышны исән-имин чыгу җаен табарга мөмкин. «Менә без дә – Князево мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Яшел патруль» берләшмәсенә йөрүчеләр – «Кышын кошларны ашатыгыз!» дигән акция оештырдык. Берләшмәгә йөрүче балалар әти-әниләре белән бергәләп җимлекләр ясадылар һәм мәдәният йорты территориясендәге агачларга элеп чыктылар», – дип яза мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
«Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясендә катнашучылар. / Фото Тамара Тузеевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев