Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар бәхетсез булмасын

Район Эчке эшләр бүлегеннән район хакимиятенә балигъ булмаган балаларның яшәү шартларына кагылышлы «Сигнал картасы» килә. Гаилә Сәет авылында яши. Анда балигъ булмаган дүрт бала тәрбияләнә. Әтиләре эшли, әниләре декрет ялында. Йортта санитария таләпләре бөтенләй үтәлми. Шундый хәбәр алынганнан соң, авылга район хакимияте, полиция, күзәтчелек эшчәнлеге, опека, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре составында комиссия чыга. Алар бу гаиләнең Сәет авылында инде сигез ел яшәгәнен ачыклыйлар. Балалар 7, 6, 4 һәм 1,5 яшьтә. Мәктәпкә дә, балалар бакчаларына да йөрмиләр. Өйдәге тәртипсезлек өстенә, балаларның ашарларына да юк, йортта электр үткәргечләр 1968 елгы, газ котелы янында төрле чүпрәк-чапраклар, балалар киемнәре таралып ята. Янгыннан саклану чаралары үтәлми.

Моңа охшаш хәлләр бер Сәеттә генә түгел. Болары алданрак ачыкланган очраклар. Алар бүген балигъ булмаганнар белән эшләү буенча район комиссиясенең даими контролендә.
Әйтик, Бәтке авылында яшәүче ир-ат хатынын җирләгәннән соң улын ялгызы тәрбияли. Ул алкогольле эчемлекләр кулланган, дәваланудан баш тарткан, беркайда да эшләмәгән. ТКХ хез-мәтләре өчен 180 мең сум бурычы җыелган. Туендыручысын югалту буенча балага бирелә торган пенсияне эчеп барган. Хәзер әти кеше дүрт ай эчми, дәваланган. Бүген бала приютта. Әтисе рәсми рәвештә эшкә урнашкан. Бүгенгә бурычының 40 мең сумын түләгән. Ул даими рәвештә баласы янына йөри. Өе дә хәзер чиста, җыештырылган, азык-төлек бар. Шушы көннәрдә ул улын приюттан алып кайтырга җыена.
Шушы ук җирлектә инвалид кызын әнисе белән генә тәрбияләүче ир-ат күзәтүгә алынган. Әти кеше шулай ук эчкән, кызының һәм әнисенең пенсиясен дә эчүгә тоткан. Аларны кыйнап торган. Дәваланмаган да, эшкә дә урнашмаган. Шундый хәлдә гаилә ун ел яшәгән. Комиссия тикшерүеннән соң әлеге гражданин эчүен ташлаган, документларын яңарткан, эшкә урнашкан.
Круглое Поледа исә балигъ булмаган балалар өйләреннән бөтенләй чыгып киткән. Хатын-кыз улын һәм кызын ялгызы тәрбияләгән. Беркайда да эшләмәгән, эчкән. Балаларын бергә яшәүче иргә калдырып, атналап югала торган булган. Ир бала турында Сарман районында әлеге хатын-кызның абыйсында яши дигән хәбәр килгән, кызы исә әтисенә чыгып киткән. Яшәү шартлары начар булу сәбәпле, әтисе кызын вакытлыча приютка урнаштырып торган. Хәзер ул эшкә урнашып, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырткан, кызын үзенә алырга җыена. Ә ир баланы әнисенең абыйсы опекага алган. 
Калмиядә ике бертуган ир баланы исерек әниләре өйдән үзе куып чыгара торган булган. Ана дигәнең алиментларын да, хезмәт хакын да эчеп бетереп барган. Олы улы белгечләр ярдәме белән Чаллыга төзелеш колледжына укырга кергән. Шунда тулай торакка урнашкан. Кече улы исә дәвалануга мохтаҗ. Төнлә әнисе өеннән куып чыгаргач, бала, кунарга урыным юк дип, белгечләргә шалтыраткан. Урынга мәктәп хезмәткәрләре чыккан. Бала хәзер приютта. 
Князево авыл җирлегендә ике бала әбиләрендә тәрбияләнгән. Урынга чыккан комиссия йортта спиртлы эчемлекләр кулланган кунакларга тап булган. Ата белән ана Чаллыда эшлиләр. Ял көннәренә кайтсалар кайталар, кайтмасалар юк. Күршеләренең хәбәреннән соң бу гаилә шулай ук күзәтүгә алынган. 

Авылларда – комиссияләр

Менә шундый аяныч хәлләрне искә алып район җитәк-челеге балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләрен һәр авыл җирлегендә оештырырга дигән карарга килде. Иҗтимагый комиссия белән авыл җирлеге башлыгы җитәкчелек итәчәк. Аның составына мәктәп директоры, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары, ФАП фельдшеры, балалар бакчасы мөдире, мәдәният учреждениесе директоры, полициянең участок вәкаләтлесе керә. Комиссия, беренчедән, балаларны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарны, опекуннарны ачыклаячак. Икенчедән, балигъ булмаганнарны бу чоңгылдан чыгару юлларын эзләячәк. Проблемалы гаиләләргә карата «сигнал карталары» төзеләчәк. 

«Сигнал картасы» ничек эшли?

«Сигнал карталары» «Социаль яктан куркыныч хәлдә калган балигъ булмаган балалар һәм гаиләләр мониторингы» мәгълүмат системасына килә. Әлеге картаны балигъ булмаганнар комиссиясе, мәгариф, опека, Эчке эшләр бүлеге, район үзәк дәваханәсе, социаль яклау хезмәткәрләре күрә. «Сигнал картасы» бер сәгать эчендә карала һәм проблемалы гаиләгә комиссия чыга. Баланың сәламәт-легенә һәм гомеренә куркыныч янаганда аны куркынычсыз урынга урнаштыру чаралары күрелә. Бала өч яшьтән олырак булганда ана кеше социаль яклау бүлегенә баласын приютка урнаштыруны сорап гариза яза, өч яшьтән кечерәкләрне опека һәм попечительлек бүлеге һәм үзәк дәваханә нәниләр йортына урнаштыра. Баланы туганнарына урнаштыру мөмкинлеге дә бар. Опека һәм попечительлек бүлеге куркыныч янаган баланы гаиләдән алырга хокуклы. 
Бала вакытлыча приютта яшәгән чорда гаилә өчен шәхси реабилитация программасы төзелә. Үзәк дәваханә һәм авыл җирлекләре башлыклары аларның алкоголизмнан дәвалануларын, эшкә урнашуларын контрольдә тота. Социаль яклау бүлеге дәүләттән социаль ярдәм күрсәтүне (эш белән тәэмин итүдә, ТКХ бурычларын түләүдә, электр, газ җылыткычларын ремонтлауда, балалар бакчасына түләүдә компенсацияләр рәсмиләштерүдә) оештыра. «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре педагогик, психологик ярдәм күрсәтергә, бала янына приютларга йөрергә тиеш. 

Сәет авылындагы гаиләгә бүген райондашлар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, «Ирек» хуҗалыгы хезмәткәрләре, комиссия караганнан соң, балигъ булмаганнар яши торган йортта ремонт үткәргән, кер юу машинасы бүләк иткән. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге белгечләре Илнар Мифтахов һәм Роберт Зыятдинов бу йортта янгын турында хәбәр итүче җайланмалар (извещательләр) урнаштырган, хезмәткәрләр үз гаиләләре исеменнән балаларга киемнәр һәм уенчыклар бүләк иткән. 

/ Николай Туганов фотосы.
/ Фотолар район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев