Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачак бәйрәмем

Без авыл балалары өчен Сабантуеннан да шәп, кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм юк иде. Чөнки бу көнне бөтен йортка кунаклар кайтып төшә, табында ел буе күрмәгән сый-хөрмәт.

Хәтерлим әле: Сабантуйга ит булмаса, күкәй сала торган тавыкны суйдырып, сап-сары, тәмле, вак итеп кисеп токмачлы аш пешерә торган иде әнием. Рәхәтлекнең икенче ягы – олыларның балаларда гаме калмый, алар барысы да кунак сыйлау, бакча эше белән мәшгуль. Нәкъ менә Сабантуй вакытында бәрәңге бакчасына шыплап чүп тишелеп чыккан була. Таңнан торып олылар да, без дә бакчага чыгып, бәйрәмгә кадәр бәрәңге тәпкеләп керәбез. Чөнки һәрбер эшнең үз җае, үз вакыты бар. Икенчедән, күршеләр бакчада маташканда ничек итеп түзеп ятмак кирәк. Гомумән, авылда бер кеше бер нәрсә эшли башласа, башкалар аннан калышмый, авылда бөтен эш күмәк, бер сулышта эшләнә.
 Бакчадан кереп юынгач, әнигә бер ай алдан ялынып алган яңа күлмәкне, яңа сандалины киеп урамга чыгасың. Ул көнне башка көннәрдән үзгә буларак без кызлар аеруча тыйнак кыланабыз. Башка көнне койма башыннан йөрсәк тә, бүген тәвә кошы кебек, үз-үзебезгә сокланып кына атлыйбыз. Сабантуена чыкканчы сандали пычранса яки күлмәк ертылса эш харап, башка вакытта яңа әйбер бөтенләй тәтемәскә мөмкин. Сәгать 10нар тирәсендә урамнан Сабантуй мәйданы ягына су кебек халык агыла. Алар берсеннән-берсе матур киемнәрдән, кулларында яр буенда тамак ялгарга алган төенчекләре.
Авылда гармунчылар һәрвакыт күз уңында, алар тирәсеннән бер дә кеше өзелми. Урамнан барганда да гармунчылар гармун күреге тарта, авыл кешеләре урам яңгыратып җырлыйлар, бөтен авылга бәйрәм төсе кертәләр. Сабантуй мәйданына килеп керүгә кеше бер-берсе белән гомер күрешмәгәндәй күрешә, хәл-әхвәл сораша, кайткан кунаклары белән таныштыра. Мәйдан гөр килеп тора. Биек колгага бүләкләр асылган, алар Сабантуйга килгән һәр кешене сәламләп, «кул болгап» озаталар. Әкренләп балалар көрәше, кызыклы уеннар башлана.
Безнең балачакта Сабантуй һәрвакыт ике көн дәвам итә иде, ә килгән кунаклар атнасы белән кунак була. Безгә гадәттә кунаклар Ижау шәһәреннән кайта торганнар иде. Әни сөйли торган иде, иң яратмаган бәйрәмем Сабантуй дип. «Мин бакчада бәрәңге утыйм, ә кунакларым чыгып, эштән бүлеп, мине чәй куярга чакыра. Сабантуй да күрмәдем, чөнки алар кайтуга ашарга пешерәсе бар», – ди иде. Бу туганнар безгә бер ел да калмыйча озак вакытлар кайтып йөрде. Хәзер уйлыйм да әниемне кызганып куям. Авыл кешесе бигрәк тыйнак инде. Кая ул үзләренә чәй яңартып эчегез инде дияргә?.. Тик кунаклар барыбер кирәк, кунаксыз Сабантуй булмый. Бигрәк тә без яшь-җилкенчәк өчен. Күрше Мәдинә апаларга ел да Сабантуйга кунакка кайткан Сережа исемле малайга без 6-7 кыз барыбыз да гашыйк идек. Ул беребезгә дә булмады, әмма балачактагы тәүге саф хисләр әле дә онытылмый. Дус кызлар белән очрашсак, ул чактагы шуклыкларны, мутлыкларны искә төшереп, балачакка кайтып киләбез. Һәркемнең дә балачагы матур, рәхәт, шуңа да аның истәлекләре дә кадерле, тәмле, кабатланмас.
Сабантуйның икенче көнендә ат чабышлары, батырлар көрәше, таяк тартыш, колгага менү кебек уеннар үтә иде. Халык чып-чын җанатар: бер-берсе белән дә сүз көрәштереп, кызып киткән очраклар да була иде. Мәйданнан читтәрәк төркем-төркем халык гармунчылар янына җыела, бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Тау асты да халык белән шыгрым тулы: кайсы ял итә, кайсы тамак ялгый, кайсылары кунаклары белән кәеф-сафа кора, ә бала-чага үз ихтыярында, алар ярдан да тәгәри, тауга да йөгереп менә. Ярый әле Сабантуй мәйданы янында чишмәбез бар, сусыйсың икән рәхәтләнеп төш тә эч, тәнеңә сихәт ал! Ул чишмә суы бигрәк тәмле булып истә калган. Бүген ул чишмәбез төзекләндерелеп, бик тә матур ял урынына әйләнде. Исеме дә бик матур – «Сабантуй чишмәсе». 
Сабантуй хатирәләрен яңартып утырганда авылга беренче тапкыр мороженое китереп сатканнары кылт итеп искә төште. Тын алып булмый торган челлә. «Маружный» (без аны шулай атала дип белә идек, авыл баласына әйтергә дә уңайлы) сата торган машина янына җир буе чират тезелде. Эләкмәсме дигән өмет белән без дә бастык. Чиратта торганда йомшак кына итеп җил исеп узды. Олылар арасыннан безне эзләп табып, тир тамып торган битләребездән сыйпап киткән ул җил хәзер кайсы сабыйларны назлап йөри икән... Чиратта торуыбыз бушка булмады, «маружный» эләкте. Тиен акчалар югалмасын дип учка кысканым, сатучы апага биргәндә учны ача алмыйча торуым да бүгенгедәй хәтеремдә.
Хәзер Сабантуй җиткән саен шул мәйданда балачагымны, ул чактагы дусларымны очратырмын дигән матур уй-хыяллар белән чыгам. Шул ук тирәкләр, шул ук имәннәр, шул ук чишмә, шул ук яр буйлары, әмма без генә үзгәргәнбез. Ни кызганыч, инде күбебез бу якты дөньяда юк... Әмма барыбер күңел Сабантуйдан ниндидер бер серлелек көтә. Анда чыкмасаң, бер якын кешеңне күрми калырсың кебек. Быел да Сабантуйларга күңелем ашкынып чыктым. Балачак дусларым белән күрештек, сөйләштек.
Рәхмәт сиңа, милләтем! Шундый матур гореф-гадәтләрең, изге йолаларың өчен! Хәзер инде минем оныкларым матур күлмәкләр киеп Сабантуй аланында йөгереп йөри – шушы бәхет түгелмени! Димәк, буыннар чылбыры өзелми, милләтебез яши, телебез яши, киләчәгебез бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев