Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала тапкан тукайлыларга акча түләү быел да дәвам итә 

2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тудырган яки баланы уллыкка (кызлыкка) алган аналарга ай саен дәүләттән 8896 сум акча түләнә. Моның өчен хатын-кызның Россия Федерациясе гражданины булуы, РФ территориясендә даими яшәве шарт. Шулай ук гаиләдә җан башына керем 14034 сумнан артмаска тиеш. 

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен социаль яклау органына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

  • баланың туу (уллыкка яки кызлыкка алу) турындагы таныклыгын;
  • соңгы 12 айга керемнәр турында документларны;
  • банк реквизитларын. 

Авылда яшәүче хатын-кызларга өстәмә түләүләр дә каралган. Бу авыл җирендә өч елдан да ким яшәмәгән, шулай ук 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган хатын-кызларга кагыла. 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызлар бер мәртәбә 50 мең сум акча ала, 29 яшькә кадәр өченче баласын тудырганнарга исә 100 мең сум бирелә. Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен паспорт һәм банк реквизитлары белән социаль яклау идарәсенә килергә кирәк.
Социаль ярдәмнең кайбер төрләрен Интернет аша гына да билгеләтергә мөмкин. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүгенге көндә балалар бакчасына түләүләрдән төп һәм өстәмә компенсацияләрне, балага айлык түләүне, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бирелә торган субсидияне, юл йөрү субсидиясен, дарулар алуга бирелә торган субсидияне, инвалидларга айлык акчалата түләүне һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия-ташламаны рәсмиләштерү өчен электрон гариза юлларга була. 
Интернет аша эшләү өчен идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлгән булу шарт. Теркәлү тәртибе белән районның рәсми сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итәләр район социаль яклау идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев