Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачылык ширкәтләрендә дә өмәгә чыктылар

Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Бәтке авыл җирлегендәге "Рассвет" бакчачылык ширкәтендә өмә узды. Әлеге җирлек биләмәләрендә барлыгы 6 бакчачылык ширкәте бар. Җирлек башлыгы Максим Ионычев әйтүенчә, алар бакчачыларны җыеп өмәгә чакырганнар. "Рассвет" ширкәтенең бакча хуҗалары әлеге тәкъдимне күтәреп ала. Өмәне ширкәт рәисе Алексей Чистяков башлап йөри. Бакчачылар белән күмәкләшеп, юл кырыйларын...

Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Бәтке авыл җирлегендәге "Рассвет" бакчачылык ширкәтендә өмә узды. Әлеге җирлек биләмәләрендә барлыгы 6 бакчачылык ширкәте бар. Җирлек башлыгы Максим Ионычев әйтүенчә, алар бакчачыларны җыеп өмәгә чакырганнар. "Рассвет" ширкәтенең бакча хуҗалары әлеге тәкъдимне күтәреп ала. Өмәне ширкәт рәисе Алексей Чистяков башлап йөри. Бакчачылар белән күмәкләшеп, юл кырыйларын чүп-чардан чистарталар. Алар үрнәгендә якындагы "Силикатчик" бакчачылык ширкәте бакчачылары да кулларына тырма, чиләкләр алган. Аларга "Татавтодор" җәмгыятенең Чаллы филиалы җитәкчесе Рәдис Вәсимов ярдәм иткән.

Реклама

"Матур гына башланып киткән әлеге өмәгә башка бакчачылык ширкәтләре дә кушылыр, бик кирәкле бу эшне дәвам итәрләр дип ышанам", - диде Максим Ионычев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љмђ

2
X