Аю болыннарын сагынам
Өлкәннәр декадасы кысаларында без яңа сәхифә ачтык. «Яшьлегемә эндәшәм...» дип атала ул. Яшьлегегездән нинди матур хатирәләр күңелегезгә уелып калган? Бүген, озын тормыш юлы үтеп, гомерегезнең әлеге гүзәл чорларына ни дип эндәшер идегез? Үкенечләр булдымы? Яшьлеккә кабат кайтып булса, нинди сукмактан китәр, нәрсә үзгәртер идегез? Хөрмәтле газета укучыларыбыз, рубрика дәвам итә. Әйдәгез, хәтерне яңартыйк, күңел хисләрен актарыйк, сезнең язмыш башкаларга да кызыклы булыр, бәлки кемдер гыйбрәт алыр, кемдер сокланыр. Сездән хатлар көтәбез!
Исәнме, яшьлегем минем! Бу синең Аю сигезъеллык мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына аяк баскан елың. Бу синең балачагың белән хушлашуың, Аю яланнарында бәбкә саклаулар артта кала. Әле сиңа 15 кенә яшь! Алда – зур тормыш юлы, аны ничек үтәсен бер Аллаһ Тәгалә генә белә. Кыз баланың язмышы үзенә ияреп йөри диләр бит. Менә мин дә шул язмышның төеннәрен чишәргә керештем.
Минзәләдә дүрт ел укыдым. Укып бетергәч мине элеккеге Чаллы, хәзерге Тукай районына эшкә билгеләделәр. Ул елны Октябрь бәйрәменә Куады авылы яшьләре Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклен әзерли иде. Мине Хәмдия ролен уйнарга чакырдылар. Көтүче егет ролен авыл фельдшеры Фәнир исемле егет башкарды. Үзе матур җырлый, үзе гармунчы, үзе чибәр. Менә шул «Ак калфак» безне кавыштырды һәм 52 ел бергә яшәтә. Ирем белән өч кыз үстердек. Үкенечле, гомер онытылмас кайгы да кичердек – мәктәпкә барганда олы кызыбызны машина бәрдерде. Анага бала – бәгырь җимеше. Кызымны гүргә иңдерүнең авырлыгын сүз белән әйтеп кенә аңлатып булмый.
Кече авылда – Куадыда 41 ел буе балаларга белем һәм тәрбия бирдем. Һәрвакыт әйтеп киләм: Аллаһка шөкер, кечкенә авылның зур кешесе булып яшәдем. Яшьлегем, ишетәсеңме, тормыш дәрьясында үз урынымны таптым: гаиләле дә булдым, яраткан эшемне дә башкардым, авыл халкы арасында хөрмәтле дә булдым. Ничек ул чакларны сагынып искә алмыйсың ди инде?! Авылдагы бер генә чара да бездән башка үтмәде шул. Концерт, спектакльләр оештыру дисеңме, ферма хезмәтчәннәре алдында чыгышлар ясау булсынмы! Ветераннар клубы белән җитәкчелек итү дә безгә төште. Әле бит 40 ел буе сайлау комиссиясе рәисе булып та эшләдем. Олы шатлыгым – 67 яшемдә «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлап диплом алуым. Хәзер миңа тагын да зуррак эш йөкләнде – авыл халкына дини гыйлем бирү, шәригать кушканча яшәргә өндәү. Менә шушы зур вазифаны үтәү өчен мәчетебездә дин дәресләре алып барам.
Яшьлегем! Әйтер сүзем шул сиңа: һәрвакыт үзеңчә, туры юлдан бар.
...Менә шулай, яшьлегем, гомер уртасы узып бара. Инде көзләремә керәм. Ә хыялда, хыялда еракта калган Аю болыннары, печән өсте, чәчәкләрнең хуш исе. Аю урманнарында җиләк, чикләвек, шомырт җыюлар...
Кеше картайган саен яшьлеген исенә төшерә. Әнә син, еракта калган яшьлегем, син миңа күңелле, матур чакларымны искә төшерәсең. Син ерактан гына миңа карап торасың...
Илсөя Хәсәншина,
Куады авылы мөгаллимәсе.
/ Фотолар И.Хәсәншинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев