Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда – каз өмәләре

Быел чир таралу куркынычы янаганлыктан һәм саклык чараларын үтәү катгый куелганлыктан, элекке еллардагы кебек гармуннар уйнатып, шау-гөр үк китереп уздырмадылар каз өмәләрен. Әмма халкыбызның борынгыдан килгән йола-бәйрәмен читтә калдырып та булмый. Кош-корт үстергән йортларда тыйнак кына булса да өмәләр үтте. Йоласын да оныттырасы килми, ишегалды тулып үскән каз-үрдәкләрне урнаштырасы да бар бит. Хәзер, әнә, районда көзге ярминкәләр бара.

– Каз өмәсе – авылның бизәге, байлык, муллык бәйрәме, – ди авылыбызда иң күп каз асраучыларның берсе Саҗидә Каюмова. – Ирем Наил белән бергәләп ел саен 100әр каз-үрдәк үстерә, ярминкәгә алып барып сата идек. Быел ирем вафат булды. Ишегалды тулы каз-үрдәкне үстерү ялгызыма калды. Алар минем юанычым булды. Инде менә кошларны суеп, урнаштырабыз. Элеккечә гөрләтеп каз өмәсе үткәреп булмады. Авылдашлар әйбәт – ярдәмнәреннән ташламадылар. 
Саҗидә ярминкәдә быел егерменче елын катнашкан. Хәтеремдә әле, шәһәр ярминкәләрендә иң актив сатучыларның берсе буларак, бер ярминкәдә район хакимияте аны сәүдә итү павильоны белән бүләкләгән иде.
Илгизә Нуруллина да күпләп каз-үрдәк асрый. Быел ул 50 каз һәм 50 үрдәк алган булган. Кызганыч,12 казын сукбай этләр алып киткән.
– Дүртәр килога җиткереп үстердем. Үземә, балаларыма да җитә. Башка елларда каз өмәсен, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә, бөтен йоласын китереп уздыра идек. Быел тыйнаграк булды, әмма күңелне бастык – йоласын да җиренә җиткерергә тырыштык, саклык чараларын да онытмадык. Быел ярминкәгә бара алмыйм инде – теземә операция ясаттым. Кирәк кеше казларны өемнән килеп алды. Ә менә ярминкәдә катнаша алмавым кызганыч, анда бит сату өчен генә түгел, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә барасың. Аннары, Тукай районы үзешчәннәре махсус концерт белән килә, – дип сөйләде һәр эшкә дә өлгер, спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә актив Илгизә Нуруллина. – Искә аласым килә: авылыбыз докторы, вакытсыз бакыйлыкка күчкән Фәнис Шәйхеләхмәтов та күпләп каз-үрдәк асрый иде. Аның йортында шәп итеп йоласына туры китереп каз өмәләре үткәрә идек. Үзебездәге каз өмәсендә докторыбызны бик сагынып искә алдык.

Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.

/ Фотолар Гөлфинә Галиевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев