Якты юл
  • Рус Тат
  • Авылга тальяннар кайта

    Тукай районына «ТАССРның 100 еллыгына – 100 гармун» дигән проект кысаларында Казаннан ике тальян гармун кайтты.

    Алар авыл мәдәният йортларына биреләчәк. Республикада авыл клубларын гармуннар белән тәэмин итү Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә башланды. Узган ел 30 август – Республика көнендә районнарга беренче гармуннар таратылган иде, безнең районга да бер гармун кайтты. Быел Татарстан районнарына дәүләт заказы белән әзерләнгән 100 тальян таратыла. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: