Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда бәйрәм

Тормышыбыз ашыгулардан, мәшәкать-борчулардан гына тора дип зарланырга яратабыз. Онытылып ял итәрлек, күңелләргә ямь өстәрлек чаралар бар икән бит. Сәмәкәй авылы мәдәният йортына килгән тамашачы ул көнне әнә шулай матур итеп ял итте дә. 

Бу кичә Республика көненә багышланган иде. Авылыбыздан күпме талант ияләре чыккан. Республикабыз сәхнәләрендә генә түгел, чит төбәк тамашачыларына да чыгышларын бүләк иткән Ләбибә Хуҗиәхмәтова, яшь җырчы Сөмбел Ситдыйкова, авылыбызның моңлы сандугачы, Чаллы сәнгать училищесы студенты Ләйлә Сөләйманова, бер тамашачыны да битараф калдырмаган җырчыларыбыз Камил Абдуллин, Ләйсәния Петрова, районыбыз сәхнәләренең бизәге булган Сөләймановлар гаиләсе, кечкенә җырчыбыз Илара Дерябина, нәфис сүз осталары Зөhрә Ризванова, Рузил Сөләйманов... Ә инде авылыбызның яшь кияве Идел Кыямовның шигырь укуын тамашачы тын да алмый тыңлады. Әлбәттә инде, мәдәният йорты каршындагы «Зиләйлүк» ансамбле чыгышы кичәнең бизәге иде. Авылдашларым рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, республикабыз турында сорауларга җавап бирүче бүләкле булды. 
Кичә ахырында тамашачыларның аягүрә басып алкышлавы бу бәйрәмне оештыручыларга – мәдәният йорты директоры Илгиз Хәйруллин белән сәнгать җитәкчесе, кичәне алып баручы Рузалия Гатауллинаның хезмәтенә югары бәя иде. 

Гөлфирә ПЕТРОВА,
Сәмәкәй авылы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев