Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Авыл укытучысы — 2020» җиңүчесенә 50 мең сум

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә укытучылар өчен бәйге уздыра.

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздыра торган «Авыл укытучысы-2020» — «Земский учитель — 2020» бәйгесен игълан итә! Быел җиңүчеләрне зур премияләр көтә!

Бәйгенең дәрәҗәсе елдан — ел арта баруы бәхәссез. 2019 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының Дәүләт Советында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов канаты астында узуын республиканың укытучылар җәмәгатьчелеге авыл укытучысын республиканың иң югары мөнбәренә күтәрү буларак кабул итте.

Конкурс 10 номинациядә уза. Беренче этап 1 нче марттан 31 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылардан түбәндәге темаларга язма юллау сорала:

1. — Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру;

— «Сөйләм культурасы турында төшенчә» (татар теле яки татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)

2. «Истәлекле дата»:

— 2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы (Бөек Җиңүнең 75 еллыгына) — укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен дәрестән тыш чара яки шөгыль эшкәртмәсе;

— Фатих Гыйльман улы Кәрими — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, җәмәгать эшлеклесе. «Фатих Кәрими басмаханәсе» идарәчесе — тууына 150 ел.

— Нәби Дәүли — күренекле шагыйрь — тууына 110 ел.

Реклама

— Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017) — тууына 85

— Хәсән Туфан — мәшһүр татар шагыйре, тууына 120 ел.

— күренекле рус язучысы, дипломат А. С. Грибоедовның тууына 225 ел (1795–1829).

— күренекле рус язучысы А. П. Чеховның тууына 160 ел (1860–1904).

3. Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану.

Икенче этап 1 нче июльдән 10 нче августка кадәр үтәчәк. Өченче этап сентябрьдә уздырыла.

Җиңүчеләргә әҗере дә шәп булачак: I урын — 50 мең сум; II урын –30 мең сум; III урын –20 мең сум. Шулай ук 7 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә каралган.

 

 «Мәгариф»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X