Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгын микро-исәпкә алу

Август аенда илебездә авыл хуҗалыгын микро-исәпкә алу  (авыл хуҗалыгы микро-җанисәбе-2021) үткәрелә.

Ул нәрсә дигән сүз? Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә торган җир участокларына ия булган, аларны арендалаучы яки файдаланучы, шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре асраучы юридик һәм физик затларны исәпкә алу була ул. Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәкрләр, коммерцияле булмаган ширкәтләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар турындагы мәгълүмат тоташ күзәтү юлы белән җыелачак.
Микро-җанисәптә яңа технологик мөмкинлекләр файдаланылачак. Шәхси ярдәмче яки башка төрле хуҗалыкларда сораштыруларны исәп алучылар планшет-компьютер ярдәмендә үткәрәчәкләр. 
Тукай районында микро-исәп алуны оештыруның планы бар. Аның нигезендә район территориясе 8 инструкторлык һәм 49 исәп алу участогына бүленгән. Авыл җирлеге башлыклары белән берлектә, җирлек башкарма комитеты белгечләре һәм шул җирлектәге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре арасыннан инструкторларның һәм исәп алучыларның кандидатуралары сайланды. 
Респондентларны сораштырырга чыгучы исәп алучы кешеләр микро-җанисәп символикасы төшерелгән махсус киемнән – яшел төстәге җилет һәм бейсболкадан була.
Росстат, әлеге эшкә җәлеп ителүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында һәм иммунитетлары формалашып өлгерсен өчен, исәп алуда катнашучыларның барысына да ирекле рәвештә коронавируска каршы вакцинация үтәргә киңәш итә. 
Микро-җанисәп объектлары турында җыелган белешмәләрдән теләсә кем, теләсә кайчан файдалана алмаячак, чөнки әлеге мәгълүматлар ирекле кулланышта булмый. Алар тиешле дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру өчен туплана. Респондентлардан шәхесләре турында белешмә алу күздә тотылмый. Алай гына да түгел, җыелган мәгълүматны эшкәрткән вакытта торак пунклары да төшереп калдырылырга мөмкин. 

Авыл хуҗалыгы микро-җанисәбенә керә торган объектлар:
– авыл хуҗалгы оешмалары; 
– крестьн (фермер) хуҗалыклары һәм эшмәкәрләр; 
– гражданнарның шәхси ярдәмче һәм башка төрле аерым хуҗалыклары;
– коммерцияле булмаган ширкәтләр (бакчачылык һәм башка төр).

Тукай районынында исәпкә алу исемлегенә кертелгән:
– 20 авыл хуҗалыгы оешмасы;
– 132 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр;
– 23356 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм гражданнарның башка төрле аерым хуҗалыклары;
– 86 коммерцияле булмаган ширкәт.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев