Авыл үстергән белән шәһәр сыйлы
Районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 15 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр Чаллының Сарман трактында һәм Ш. Усманов урамында оештырылган ярминкәләрдә катнаштылар. Әлеге чорда шәһәр халкына 13390 мең сумлык продукция сатылды. Шул исәптән, 1665 мең сумлык (185 тонна) бәрәңге, 262 мең сумлык (43 тонна) яшелчә, 4560 мең сумлык (19 тонна) сыер ите,...
Районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 15 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр Чаллының Сарман трактында һәм Ш. Усманов урамында оештырылган ярминкәләрдә катнаштылар. Әлеге чорда шәһәр халкына 13390 мең сумлык продукция сатылды. Шул исәптән, 1665 мең сумлык (185 тонна) бәрәңге, 262 мең сумлык (43 тонна) яшелчә, 4560 мең сумлык (19 тонна) сыер ите, 780 мең сумлык (6 тонна) дуңгыз ите, 740 мең сумлык (4 тонна) кош-корт ите, 750 мең сумлык (30 тонна) сөт продуктлары, 2250 мең сумлык (4,5 тонна) бал һ.б. азык-төлек реализацияләнде. Чираттагы ярминкә 10 ноябрьдә булачак, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әзерләүләр буенча консультанты Мәсүм Әбдрәшитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев