Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл яшәсен, яшьләр эшле булсын, ди депутатлыкка кандидатлар

Новотроицкое авыл җирлегендә узган партия эчендәге алдан тавыш бирү (праймериз) вакытында җирлекнең вәкиллекле органына депутатлыкка кандидатлар үзләре белән таныштырганда җирлек яшәеше белән бәйле мәсьәләләрне күтәрде.

Новотроицкое Яр Чаллы шәһәренә якын урнашкан, ул елдан-ел үсә, киңәя. «Авылыбызны төзекләндерү, яшелләндерү буенча эшне дәвам итәргә, ял итү урыннары булдырырга кирәк», - ди кандидатлар арасында иң яше 1986 елда туган Денис Жаров. Яшь булса да, үзен инде эштә күрсәтергә өлгергән. Бер тапкыр җирлек Советы депутаты итеп сайланган. Авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова аның депутат буларак эшчәнлеген уңай бәяләде. Денис бу чакырылышта эшләгән дәвердә авылдашларына үз көче белән балалар мәйданчыгы төзеп биргән. Зиратларыбызны да карап, тәртиптә тотыйк, ди ул. Үз чиратында, депутат булып сайланган очракта авылдашларын борчыган мәсьәләләрне күтәрергә вәгъдә итә. Кнәз ветеринария участогында фельдшер булып эшләүче Роза Гусенкова үз чыгышында: «Авылыбыз чәчәк атсын, мал-туар артсын!» - дип, бик матур итеп әйтеп куйды. Аңлашыла, терлек булганда авыл яши. Шушы җирлектә озак еллар эшләп, халыкка медицина ярдәме күрсәтүче Минзифа Хәмидуллина, Ольга Лисафьева, КБКда дежур фельдшер булып эшләүче Рәзинә Әхкыямованың да авылдашларына әйтер сүзе бар. Төп байлык - кеше исәнлеге, аны сакларга кирәк, диләр алар. 46 ел буена көн дими, төн дими халыкны дәвалаган Ольга Лисафьева авылда юл билгеләре кую кирәклеген әйтте. Машиналар күп йөри, балаларны, җәяүлеләрне саклау өчен кирәк ул. Бүген 9 торак милекчеләре ширкәтен берләштергән «Надеҗда» идарә компаниясе директоры Рида Мараджабова күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган ремонт, төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрә. Кыскасы, тавыш бирүчеләр алдына чыгучыларның һәрберсенең эшлекле тәкъдиме бар, һәммәсе авыл яшәешендә үзләренең көченнән килгән эшне башкарырга әзер. Алар арасында сайлауларда депутатлыкка үз кандидатураларын беренче генә тәкъдим итүчеләр, авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова кебек җирле үзидарә өлкәсендә озак еллар эшләүчеләр дә, «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте директоры Дилшат Ситдыйков, «КамАЗ» җәмгыятенең департамент директоры Давид Тедеев кебек эре җитәкчеләр дә бар. Бүген һәммәсе дә җирлектәге халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга әзер булуларын белдерде. Депутатлыкка кандидатлар үзләре белән таныштырганнан соң, яшерен тавыш бирү уздырылды. Мондый алдан тавыш бирү барлык авыл җирлекләрендә үтәчәк. Праймериз 12 май көнне Борды һәм Түбән Суыксу җирлекләреннән башланып китте. 13 майда мондый чара Новотроицкоеда, Комсомолец, Боерган, Калмиядә булды. 14е көнне Яңа поселогы, Күзкәй җирлекләрендә алдан тавыш бирделәр.

Шул рәвешле «Бердәм Россия» партиясе сентябрь аенда үтәчәк муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлаулар алдыннан, партия эчендә алдан тавыш бирү үткәрә. Алдан тавыш бирүнең асылы шуннан гыйбарәт: республиканың һәр муниципаль районында депутатлыкка кандидатлар, сайлаучылар - кандидатлар буенча тавыш бирү хокукына ия булган гражданнар белән очрашулар үткәрелә. «Праймериз мәйданчыгында» сайлаучылар депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатларны хуплап тавыш бирәләр. Тавыш бирү йомгаклары буенча, алынган тавышлар саныннан чыгып, кандидатлар рейтингы билгеләнә. Бу рейтинг исемлеге җирлектә партиядән кандидатлар күрсәтү өчен нигез булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев