Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл китапханәләре компьютерлаштырыла

Агымдагы елда райондагы авыл китапханәләренең 62 процентына компьютер техникасы урнаштырылып, интернет челтәренә тоташтырылачак. Бу турыда район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры Гөлүсә Фәхруллина хәбәр итте. Бүгенге көнгә "Электрон Татарстан" республика максатчан программасы кысаларында райондагы 34 китапханәнең 11е компьютерлар белән тәэмин ителгән. Биредә икешәр компьютер урнаштырылган, аларның берсе...

Агымдагы елда райондагы авыл китапханәләренең 62 процентына компьютер техникасы урнаштырылып, интернет челтәренә тоташтырылачак. Бу турыда район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры Гөлүсә Фәхруллина хәбәр итте. Бүгенге көнгә "Электрон Татарстан" республика максатчан программасы кысаларында райондагы 34 китапханәнең 11е компьютерлар белән тәэмин ителгән. Биредә икешәр компьютер урнаштырылган, аларның берсе - китапханәче, икенчесе кулланучылар өчен. Интернет китапларны электрон вариантта уку, дөньякүләм челтәрдән мәгълүматлар алу, китапханәдә булмаган китапларны да шунда ук табып уку мөмкинлеген бирә. Бер үк вакытта район китапханә фондын тулыландыру дәвам итә. Узган ел 410 мең сумлык 1849 экземпляр китап алынган. Биредә шәхси китапханәләрдәге китапларны да тапшырырга мөмкин. Алар бушлай кабул ителә.

Район китапханәләрендәге китап фонды 372 мең экземпляр тәшкил итә, узган елда 15 581 китап укучы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев