Аутизм: авыруларны ялгыз калдырмыйк!
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары аутизм проблемасы турында мәгълүмат таралу көне кысаларында «Без төрле һәм без бергә!» дигән чара үткәрделәр.
Аутизм – баланың үз-үзенә бикләнүе, йомылуы. Кызганычка каршы, андый балалар аз түгел. Шуңа күрә балаларны бу турыда мөмкин кадәр алданрак кисәтергә, бу проблемага юлыкканнарга соңга калмыйча булышырга кирәк, дип искәртәләр социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре. Аутизм белән авыручы балалар тирә-яктагыларның ярдәменә нык мохтаҗ. Бу аларга социаль проблемаларны җиңәргә, мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Шулай ук мондый балаларның үз яшьтәш-ләре белән аралашулары мөһим, аларны һич тә ялгыз калдырырга ярамый, диләр белгечләр.
Чара бик файдалы, балалар өчен бик кызыклы булды. Анда социаль ярдәм алучы ун бала катнашты.
/ Фото «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев