Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна саен һәлакәт

Яр Чаллы - Сарман трассасында әле 9 декабрьдә генә кеше үлеменә китергән юл һәлакәте теркәлгән иде.

Нәкъ бер атнадан, 16сында, бу юлда тагын авария булды һәм тагын кеше гомере өзелде. Һәлакәт көндезге 15 сәгать 30 минутта Яр Чаллы - Сарман юнәлешенең 5нче километрында була. Һава торышының һәм юл шартларының начар булуына да карамастан, Яр Чаллыга таба югары тизлектә хәрәкәт иткән "Киа Спектра" машинасын йөртүче идарә итүне югалта һәм каршыга килүче "КамАЗ" машинасына бәрелә. Йөк автомобиле артыннан килүче "ГАЗ-33022" машинасы да дистанция сакламау нәтиҗәсендә "КамАЗ"га килеп төртелә. Юл һәлакәтендә каты тән җәрәхәтләре алган ике кеше - "Киа Спектра" йөртүчесе, 1958 елгы ир-ат, һәм пассажиры, 1975 елгы хатын-кыз, ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә озатыла. Берничә көн авыр хәлдә ятканнан соң, хатын-кыз дәваханәдә үлә. Юл-транспорт һәлакәте җиңел машина белән идарә итүченең куркынычсыз тизлек режимын сакламавы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев