Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядән качып йөрүчеләрнең 80 проценты хәрби хезмәткә яраклы түгел

Район администрациясенең утырышлар залында хәрби хезмәткә чакыру сораулары буенча киңәйтелгән чакыру комиссиясе үтте. Әлеге утырышка авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары һәм хәрби-учет хезмәткәрләре чакырылды. Алар каршында Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев чыгыш ясады.

Дамир Вәлиевның хәбәр итүенчә, көзге чыгарылышта район буенча хәрби хезмәткә чакырылу планы 70 процентка үтәлгән. Чакырылырга тиешле 209 ир-егетнең 177сенә повестка тапшырылган. Шуларның 119ы комиссиягә килгән, калганнары качып йөри икән. Нигездә, болар 20дән башлап 23 яшькә кадәрге ир-егетләр. Мәсәлән, Яңа Бүләк авылыннан 5 кеше, Бәткедән 9 кеше качып йөрүчеләр исәбендә. Авыл җирлекләре башлыклары аңлатуынча, әлеге ир-егетләрне барлау өчен участок вәкаләтлеләре прописка (тору урыны) буенча өйләренә барганнар. Качып йөрүчеләрнең ата-аналары балаларының кайдалыгын әйтүдән баш тарталар икән.

Ата-аналар балаларының армиягә бармаса, административ һәм җинаять җаваплылыкка тартылырга мөмкинлеген, хәрби билеты булмаса яки хәрби хезмәттән законлы рәвештә азат ителмәсә, улларының киләчәктә яхшы эшкә урнаша алмаячагыннан хәбәрдар түгел.

- Законлы сәбәбе булмаган килеш чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәүчеләрнең 80 проценты үзләренең армиягә яраксыз икәнлеген белмиләр, - дип аеруча басым ясады Дамир Вәлиев. - Без әлеге егетләрнең шәхси эшләреннән аларның хәрби хезмәткә яраксыз икәнен күреп торабыз. Тик алардан башка медицина комиссиясе карарын чыгара алмыйбыз. Моны белмәүләре аркасында үз тормышларын җимерәләр, ата-анасының тынычлыгын бозалар. Хәрби хезмәттән законлы рәвештә азат ителгән очракта, алар алга таба проблемасыз яшәрләр иде.

Комиссия утырышында һәр авыл җирлегендә 9, 10, 11нче сыйныф укучылары һәм аларның аналары белән очрашу, оештыру турында әйтелде. Аларга хокук, хәрби хезмәтнең аерым үзенчәлекләрен алдан аңлату бик мөһим, диелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев