Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ананы төрмәгә утыртмасыннар

- «Якты юл»(«Светлый путь») газетасының 5 февраль 8нче санында басылган хәбәр мине уйланырга, борчылырга мәҗбүр итте, - дип шалтыратты редакциягә Круглое Поледа яшәүче ветеран Вәкил Гыйльметдинов. - Язмада бер ананың эчкече улын үз куллары белән буып үтерүе турында хәбәр ителә. Таныш кешем түгел, әмма мин аны бик кызгандым. Газетада бу...

- «Якты юл»(«Светлый путь») газетасының 5 февраль 8нче санында басылган хәбәр мине уйланырга, борчылырга мәҗбүр итте, - дип шалтыратты редакциягә Круглое Поледа яшәүче ветеран Вәкил Гыйльметдинов. - Язмада бер ананың эчкече улын үз куллары белән буып үтерүе турында хәбәр ителә. Таныш кешем түгел, әмма мин аны бик кызгандым. Газетада бу җинаять эше судка җибәрелде, анага 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный диелгән. Якларга, төрмәгә утыртмаска кирәк аны. Гомер буе эшләгән, шул тәүфыйксыз бала аркасында күпме җәфа күргән, исерек килеш ваткан, җимергәннәре өчен соңгы акчасын түләп килгән. Бу адымга чарасыздан барганы аңлашыла бит. Үзем гомер буе төзелештә мастер-прораб булып эшләдем. Андый юлдан язган хезмәткәрләр белән дә очрашырга туры килде. Үзгәртеп, төзәтеп булмый аларны. Якыннарын, тирә-юньдәгеләрне газаплап яшиләр. Шуңа күрә бу ананы гаепләп, төрмәгә утыртырга ярамый. Ул бит җәмгыятькә куркыныч тудырмый. Якларга кирәк аны.
Бу фаҗига Вәкил ага кебек үк башка күп кенә укучыларыбызны да битараф калдырмады. Редакциягә мөрәҗәгатьләр уңаеннан район прокуратурасына чыктык. Әлеге уңайдан район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов мондый аңлатма бирде:
- Эш район судында каралачак. Җәза биргәндә, бүгенге көндә гамәлдә булган Җинаять Кодексының 60нче маддәсе 3 кисәге нигезендә, җинаять кылучының шәхесе, аның гамәлләренең җәмгыять өчен куркынычлылыгы, җинаять кылган вакыттагы халәте, бирелгән җәзаның төзәлүгә һәм аның гаилә хәленә тәэсире, гаебен авырайтучы һәм җиңеләйтүче сәбәпләр карала. Әлбәттә, җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алыначак.
Ананың язмышы - хөкемдарлар кулында, ә без, үз чиратыбызда, вакыйгаларның барышын яктыртып торырга вәгъдә итәбез. Бу уңайдан фикерләрегезне сайтка һәм редакциягә яза аласыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X