Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталының 20 мең сумын кулга алырга була

Райондагы 179 гаилә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган 20 мең сумны алган. Татарстан Республикасы буенча андый гаиләләр 25 меңнән артык. Бер тапкыр бирелә торган бу акчадан Россия Федерациясендә яшәүче, ана капиталын алган яки 2015 елның 31 декабренә кадәр алачак барлык гаиләләр файдалана ала. Һәм икенче яки аннан соңгы бала...

Райондагы 179 гаилә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган 20 мең сумны алган. Татарстан Республикасы буенча андый гаиләләр 25 меңнән артык. Бер тапкыр бирелә торган бу акчадан Россия Федерациясендә яшәүче, ана капиталын алган яки 2015 елның 31 декабренә кадәр алачак барлык гаиләләр файдалана ала. Һәм икенче яки аннан соңгы бала туганнан соң күпме вакыт үтүе мөһим түгел. Акчаны алу өчен 2016 елның 31 мартына кадәр Пенсия фондында гариза язарга кирәк. Гаризаны ана капиталы сертификаты акчасыннан файдаланучылар да яза ала, бары тик калган сумманың 20 мең сумнан ким булмавы шарт.
Гаризада СНИЛС номеры, ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры күрсәтелә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитларын алу кирәк. Акча анда ике ай эчендә күчәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X