Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында ана капиталы һәм ветеран сертификаты ипотека теркәүчеләр санын арттыра

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең район бүлеге башлыгы Айрат Хафизовның белдерүенчә, милеккә хокукларын теркәүчеләр узган ел күпкә арткан. 2013 елда бүлеккә 23655 кеше мөрәҗәгать итсә, 2014 елда милеген теркәргә теләүчеләр 27489 булган. Бу, беренче чиратта, ипотека килешүләре теркәүнең артуы белән бәйле. Андый килешүләр 2013 елга караганда өч...

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең район бүлеге башлыгы Айрат Хафизовның белдерүенчә, милеккә хокукларын теркәүчеләр узган ел күпкә арткан. 2013 елда бүлеккә 23655 кеше мөрәҗәгать итсә, 2014 елда милеген теркәргә теләүчеләр 27489 булган. Бу, беренче чиратта, ипотека килешүләре теркәүнең артуы белән бәйле. Андый килешүләр 2013 елга караганда өч тапкырга күбрәк теркәлгән. Ипотеканы теркәүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр, нигездә, ана капиталыннан һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның толларына бирелгән торак сертификатыннан файдаланучылар.

«Дача амнистиясе» буенча 2604 кеше җир участогын, 47 кеше торак йортын, 287 кеше гаражын теркәгән. 2013 елда милекне теркәүнең гадиләштерелгән тәртибеннән 1124 кеше генә файдаланган булган.
Өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә бирелгән җир участокларына дәүләт теркәве үткәрүне сорап районнан 112, шәһәрдән 120 кеше мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев