Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альмираның яшисе килә!

Круглое Поледа әти-әнисе, ике энесе белән яшәүче 12 яшьлек Альмираның быел апрель аенда тешләрен дәвалыйлар, табиблар өстәге өч тешне алдырырга кушалар. Поликлиникадан кайткач кызның кинәт температурасы күтәрелә башлый, башы авырта, юньләп ашый да, эчә дә алмыйча бер атна урын өстендә ята. Шул көннән башлап Альмираның хәле яхшырмый, киресенчә, начарлана гына....

«Кызыбыз чирләгәч башта гадәти салкын тию генәдер дип уйладык, - дип сөйли Альмираның әнисе Әлфия. Хәл бетә дигәч тә мәктәптә арыйдыр, дидек. Тырышып укый да, озак итеп бию түгәрәгендә дә шөгыльләнә. Аннары, 12 яшенә җитеп кызыбызның бер дә болай чирләгәне юк, сау-сәламәт бала иде, шуңа да үтәр дип уйладык. Мәктәптән башы авыртып кайтып урын өстенә егылганнан соң ашыгыч ярдәм чакырдык. Безгә менингит түгел микән дигән диагноз куеп, Яр Чаллының инфекцион больницасына барырга куштылар. Анда антибиотиклар курсы билгеләп, кире өйгә кайтарып җибәрделәр. Даруларны эчтек, ләкин хәлебез яхшырмады. Каты баш авыртуларына, югары температурага ютәл, буылу приступлары кушылды, баланың тәненә салкын тир бәреп чыга башлады».
Май аенда Савельевлар район больницасындагы педиатрга мөрәҗәгать итәләр. Ул мигрень дигән якынча диагноз куеп, авыруны тагын инфекцион больницага юллый. Биредә кызның организмына тагын антибиотиклар кертеп, аннан бронхит, ОРЗ дип язып чыгаралар. Тора-бара югарыда саналган авыртуларга колак, борын авыртулары өстәлә, күзләре ачытып, шешенеп авырта башлый, ачылмый, бите шешенә, кыз аңын югалтуга кадәр барып җитә. Казанга республика үзәк клиник больницасына да баралар Савельевлар. Больница юлларында йөри-йөри нинди генә диагноз куеп бетермиләр Альмирага. Медицина документларында язылган ул диагнозларны санап бетерә торган түгел: каты катараль отит, коньюктивит, ренит, гайморит, микаплазмос һ. б., һ.б. Августта кызны Ижевск шәһәренең республика үзәк больницасына алып баралар, анда тагын диагнозлар өстәлә. Баш миенә үткәргән томография сул якта мастоидит һәм чигә сөяге пирамидаларында салкын тию дигән диагноз куя. Соңгы картина - кызның башында ниндидер шеш үсә, ми киңәю бара, организмда инфекция.
Бүген бала бертуктамый йөткерә, температурасы уйный, буыла, авыртуны баса торган көчле дарулар белән генә йоклап китә, иртән торганда күзләрен ача алмаслык булып шешенә, башы әйләнә, көзән җыера, аңын югалта. Кызны бер генә минутка да өйдә үзен генә калдыра алмыйлар. Мәктәпкә җибәрү турында уйлыйсы да юк. Шулай да Альмира төшенкелеккә бирелмәскә, елмаерга тырыша, тормышны ярата, аның яшисе килә.
Күзләренә өмет белән караган балаларына ничек ярдәм итәргә белмәгән ата-ана бүген ничек тә Австриягә бара алсак иде теләк белән яши. Кызыбызга төгәл диагноз куярлар, дәвалау билгеләрләр дип ышаналар алар, тик соңга калмасак ярар иде дип борчылалар. Болай да бер нәтиҗәсез җиде ай вакыт узып киткән.
Савельевларның Австрия табиблары белән элемтәгә кергәннәренә өч атналап вакыт үткән. Бүген алар медицина нәтиҗәләрен туплау, чит илгә чыгу өчен паспорт һәм башка документлар әзерләү белән мәшгуль. Ләкин медицина тикшеренүе өчен генә дә 300 мең сум акча кирәк. «Операция ясыйсы булса, иң киме 3-4 млн сум акча кирәк булачагын әйттеләр», - ди кызның әнисе Әлфия ханым. Больница юлларында йөрүгә, дарулар алуга соңгы өч-дүрт ай эчендә генә гаиләнең 180 мең сумлап акчасы чыккан.
«Альмираның хәле турында белгән туганнар, якыннар, гаилә дусларыбыз, хезмәттәшләр, авылдашлар, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр ярдәмнәрен тәкъдим итә. Без аларга бик рәхмәтле. Үзләренә, балаларына исәнлек-саулык бирсен», - ди Әлфия.
Альмираның әти-әнисе Саклык банкында махсус счет та ачкан.
Счет: 40817810062033205773
Алучының исеме: Савельев Вадим Михайлович
Карта номеры: 676196000184432525
Бу авыр мизгелләрдә үзләренә булышырга теләүчеләргә алар бик шат булачак. Тамчыдан күл җыела, диләр. Бу сөйкемле кызның язмышын бүген нәкъ менә битараф булмаганнарның ярдәме хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев