Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

19 декабрьдә Алабугада бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Тантаналы чарада шәһәрнең иҗат кешеләре, шулай ук татар язучысы, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да катнашты. Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, Габдулла Тукай - татар мәдәниятенең символы ул. Ә алабугалылар, үзләрендә һәйкәл ачып, бөек...

19 декабрьдә Алабугада бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Тантаналы чарада шәһәрнең иҗат кешеләре, шулай ук татар язучысы, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да катнашты.
Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, Габдулла Тукай - татар мәдәниятенең символы ул. Ә алабугалылар, үзләрендә һәйкәл ачып, бөек шагыйрьнең истәлекле мирасына хөрмәтле булуларын җиткерде.
Бронза һәйкәлнең биеклеге - 3 метр. Аны эшләтүнең гомуми бәясе 10 млн. сумнан артып киткән. Һәйкәлнең авторы - Мәскәү сынчысы Владимир Демченко.
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев