Якты юл
  • Рус Тат
  • Аксубайдан спортчыларыбыз җиңү белән кайтты

    Аксубайда билбаулы көрәш буенча үткән Татарстан Республикасы беренчелегендә тукайлылар да сынатмады. Ярышларда 1997-1999 елгы яшүсмерләр катнашты. Районыбыз данын Круглое Поле поселогы, Биклән һәм Бәтке авыллары балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Биклән егете Илназ Рамазанов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) үз үлчәү авырлыгында II урын яулады. Круглое Поледан Камилла Елисеева (тренеры...

    Аксубайда билбаулы көрәш буенча үткән Татарстан Республикасы беренчелегендә тукайлылар да сынатмады. Ярышларда 1997-1999 елгы яшүсмерләр катнашты. Районыбыз данын Круглое Поле поселогы, Биклән һәм Бәтке авыллары балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Биклән егете Илназ Рамазанов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) үз үлчәү авырлыгында II урын яулады. Круглое Поледан Камилла Елисеева (тренеры Рафаэль Гыйззәтуллин) һәм Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) III урынга лаек булдылар, дип хәбәр итте тренер-укытучы Рафаэль Гыйззәтуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: