Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак мәчет” мәдрәсәсендә үткәрелгән фәнни чарада Тукай районы имам-мөхтәсибе дә катнашты

Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсе соңгы өч елда Чаллы педагогия институты белән берлектә фәнни-гамәли конференцияләр уздырып килә. Быелгы конференцияне оештыруда Казан федераль университетының Чаллы филиалы да катнашты. Мәдрәсә ректоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли белдерүенчә, мөселман җәмгыятендә туган сорауларга бүгенге көндә бергәләп җавап эзләнә. 14 мартта узган чираттагы конференция эшендә...

Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсе соңгы өч елда Чаллы педагогия институты белән берлектә фәнни-гамәли конференцияләр уздырып килә. Быелгы конференцияне оештыруда Казан федераль университетының Чаллы филиалы да катнашты.

Мәдрәсә ректоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли белдерүенчә, мөселман җәмгыятендә туган сорауларга бүгенге көндә бергәләп җавап эзләнә. 14 мартта узган чираттагы конференция эшендә дини һәм дөньяви галимнәр, студентлар катнашты. Шулай ук чит илләрдән дә вәкилләр бар иде. Чарада Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты.

Форумр төп бер мәсьәләгә - җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмиятен күрсәтүгә багышланды. Бу темага чыгыш ясаган, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм сәяси фәннәр докторы, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин күп кенә мөһим сорауларга җавап бирделәр.

Рәфыйк Мөхәммәтшин алда торган проблемаларның берсе итеп, дини мәгариф системасын камилләштерүне, чит илләрдәге вузлар белән конкуренциягә керә алырлык вузлар булдыруны, мөселман зыялыларын тәрбияләүне атады, имамның дини сорауларда гына түгел, ә дөньяви мәсьәләләрдән дә хәбардар булырга тиешлеген искәртте.

Кыргызстан Президенты каршындагы Җәмәгать шурасы вәкиле Кадыр Курбанбәк улы Маликов үз чыгышында игътибарны Урта Азия республикаларына янаган радикальләшүгә юнәлтте. Ул дин кадрлары әзерләүдә, уку әсбаплары белән ярдәм итүдә Татарстанга зур өмет баглауларын белдерде. Кадыр Курбәнбәк улы революциягә кадәр кыргыз халкының динне Казанда басылган уку әсбаплары нигезендә өйрәнүен әйтте, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат үзәге.

Фото http://dumrt.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев