Агачлар – җирнең үпкәсе
Көз – әйләнә-тирә мохитне чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү һәм торак йортлар, ишегаллары, социаль объектлар, учреждение һәм берләшмәләр тирәсен, кыр полосаларын, урманнарны кипкән-корыган куак-агачлардан арындыру чоры. Елның бу фасылы агач утырту өчен иң кулай вакыт. Яшь үсентеләр бу чорда безнең табигать шартларына яраклашып, ныгып калалар.
Районның авыл җир-лекләрендә санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы оешкан төстә бара.
Әҗмәкәй авылында яңа ачылган «Миләшкәй» балалар бакчасының тирә-юне шимбә көнне гөрләп торды. Монда балалар бакчасы хезмәткәрләре, «Миләшкәй»гә йөрүче сабыйларның ата-аналары һәм әби-бабайлары 40 төп миләш һәм керү юлына 30 төп чыршы үсентеләре утырттылар. Урман кырыйларында үзеннән-үзе үскән агач үсентеләрен төпләп алып, яңа урынга күчереп утырттылар. Алар социаль объектлар тирәсенә утыртылды. «Миләшкәй» балалар бакчасы янәшәсендәге җир кишәрлеге киләчәктә балалар спорт мәйданчыгы булачак. Биредә 50-60 см биеклектәге 180 данә үсенте утыртылды.
Шимбә өмәсендә Яңа поселогындагы яңа төзелгән чаңгы базасында да йөзләгән нарат үсентесе утыртылды. Чаңгы базасы тирәсен яшелләндерү эшендә районның спорт мәктәбе хезмәткәрләре һәм тренерлары катнашты.
Ильбухтинода да санитар чистарту һәм агач утырту өмәсе узды. «Храм Макария Желтоводского» чиркәве мәйданында җыештыру эшләре башкарылды, үләннәр чабылды һәм агач үсентеләре утыртылды. Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов чыршы үсентеләре белән тәэмин итүне оештырды. Ильбухтино авылында яшәүче волонтерлар, район хакимиятендә эшләүче бүлек хезмәткәрләре гыйбадәтханә территориясенең әйләнә-тирәсенә 3 өч рәт итеп чыршы үсентеләре утырттылар. Авыл мәдәният йорты директоры Елена Паймулина әйтүенчә, бу өмәләр традициягә кергән – елның-елында көз, яз айларында Ильбухтинода чистарту-төзекләндерү, агач утырту эшләре башкарыла. Елена Игоревна: «Бу мәйдан авыл халкының ял итү урыны булырга тиеш дигән максатны күздә тотып, ильбухтинолылар өмәгә бик теләп чыгалар. Без агач утыртып кына калмадык, яшь үсентеләргә су сибүне дә оештырдык. Бу матур традиция дәвамлы булачак», – ди.
«Агачлар – җирнең үпкәсе» диләр галимнәр. Үпкәбезнең сәламәт булуын кайгыртыйк!
/ Гүзәл Миңнеханова фотосы.
/ Фото район спорт мәктәбеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев