Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Административ беркетмәне хәзер җирле үзидарә вәкилләре дә төзергә хокуклы

Татарстан Республикасында административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр төзергә вәкаләтле булган вазыйфаи затлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер әлеге хокукка барлык муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарында эшләүче вазыйфаи затлар ия. Бу үзгәрешләргә нигезләнеп, район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.6, 2.7, 3.2-3,7, 4.2, 4.4, 5.1, 5.2,...

Татарстан Республикасында административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр төзергә вәкаләтле булган вазыйфаи затлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер әлеге хокукка барлык муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарында эшләүче вазыйфаи затлар ия. Бу үзгәрешләргә нигезләнеп, район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.6, 2.7, 3.2-3,7, 4.2, 4.4, 5.1, 5.2, 5.6, 6.1-6.3 маддәләрендә каралган хокук бозулар буенча беркетмә төзергә хокуклы вазыйфаи затлар билгеләнде.

Муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен салынган штрафлар исә муниципаль берәмлекләр бюджетларына керәчәк. Шуны әйтергә кирәк: шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр аеруча каты контрольдә булачак. Бу кагыйдәләрне бозучыларга карата район башкарма комитеты җитәкчесенең архитектура, төзелеш һәм гражданнарның яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары беркетмә төзиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев