Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сигез елга хөкем ителде...

23 августта район судында РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе (алдан уйлап эшләнгән үтерү) буенча гаепләнүче 65 яшьлек ир-атның җинаять эше каралды.

Суд утырышында ачыкланганча, 27-28 апрельләрдә "РИЗ-1" бакчачылык ширкәтенең бер йортында хәмер эчеп утыручы ир-атлар арасында гауга чыга. 65 яшьлек И. "дустына" һөҗүм итеп, башына ике тапкыр балта һәм 24 тапкыр ачыкланмаган әйбер белән суга. Нәтиҗәдә икенчесе алган җәрәхәтләрдән җан бирә.
Суд карары нигезендә, әлеге җинаятьтә шикләнүче ир-ат гаепле дип табылды. Аны ирегеннән мәхрүм итеп һәм 8 елга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү каралды. Суд карары үз көченә әле кермәде, дип хәбәр итә район прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе И. Рамазанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев