Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 август – Республика көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәренең берсе - Республика көне белән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм дәүләтчелегебез үсешендә яңа чорны гәүдәләндерә. Ул җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл...

Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәренең берсе - Республика көне белән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм дәүләтчелегебез үсешендә яңа чорны гәүдәләндерә. Ул җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этап булды. Шуңа да бу бәйрәмне без киләчәккә якты өмет белән карап, яшәргән, яңарган халәттә каршылыйбыз. Бу ел Татарстан өчен икеләтә әһәмияткә ия. Әле күптән түгел генә Казанда узган су спорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты республиканы бөтен дөньяга танытты, халыкара абруен тагын да югарырак күтәрде. Шулай ук август аенда Татарстаныбыз, Франция һәм Бельгия илләрен артта калдырып, эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Competition чемпионатын уздыру хокукын да яулады. 2019 елдагы мондый мөһим чара башкалабыз - Казанда уздырылачак. Болар белән дә горурланмый, Татарстаныбыз өчен җан атмыйча булмый. Алга таба да авыл хуҗалыгында, сәнәгать тармагында, юл төзелешендә, төзекләндерү эшендә һ.б. тармакларда яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.

Кадерле тукайлылар, барыгызга дә бәхетле, мул тормыш, гаиләләрегезгә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев