Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

221 кеше районның авыл җирлекләрендә депутат булырга тели

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә. Алар - Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән күрсәтелгән кандидат Рөстәм Миңнеханов, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән Хафиз Миргалимов, «Гадел Россия Татарстанда» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән Рушания Бильгильдеева, ЛДПР...

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә. Алар - Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән күрсәтелгән кандидат Рөстәм Миңнеханов, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән Хафиз Миргалимов, «Гадел Россия Татарстанда» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән Рушания Бильгильдеева, ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән Руслан Йосыпов.

Дүрт кандидатның да фамилиясе алфавит тәртибендә бюллетеньнәрдә урын алачак. 15 августтан, сайлау алды агитациясен үткәрү өчен түләүсез эфир вакытын бүлү буенча җирәбә уздырылганнан соң, теркәлгән кандидатлар массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясен башлаячак.
Ә район территориаль сайлау комиссиясе муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутат булырга теләүчеләрдән 221 гариза кабул итте. 7 августта комиссия кандидатларны теркәүне төгәлләде. Кергән 221 гаризаның барысы да теркәлде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев