Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2014 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар бер генә мәртәбә, 1 июльдән генә күтәреләчәк

Татарстан парламентының 26 декабрь көнне узган утырышында "Хөкүмәт сәгате" 2014 елга билгеләнгән тарифларга багышланды. Депутатлар алдында Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зарипов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, яңа елда Россия Хөкүмәте карары нигезендә җылылык, газ, электр энергиясе, салкын һәм кайнар суга тарифлар бер генә мәртәбә, ягъни 1 июльдә...

Татарстан парламентының 26 декабрь көнне узган утырышында "Хөкүмәт сәгате" 2014 елга билгеләнгән тарифларга багышланды. Депутатлар алдында Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зарипов чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, яңа елда Россия Хөкүмәте карары нигезендә җылылык, газ, электр энергиясе, салкын һәм кайнар суга тарифлар бер генә мәртәбә, ягъни 1 июльдә генә күтәрелергә тиеш. Бу исә елның беренче яртыеллыгында коммуналь хезмәтләрнең тариф бәяләре 2013 елның икенче яртысындагы кебек үк булачак дигән сүз, диде ул .Шунысы сөенечле, 1 июльдән булачак үсеш 2013 ел белән чагыштырганда азрак булыр дип уйланыла. Мәсәлән, җылылык энергиясенә тарифлар киләсе елда Татарстанда якынча 5,3 процентка артыр, дип планлаштырыла. Быел исә бу үсеш 14,7 процентны тәшкил иткән. Су белән тәэмин итүдә тарифлар үсеше быел якынча 7,6 процент булса, киләсе елда бу күрсәткеч нибары 4,3 процент тәшкил итәргә тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X