Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2 август – Тимерьюлчылар көне

Бу көнне барлык тимер юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тимер юл транспорты илебез инфраструктурасында гаять зур урын алып тора. Меңләгән километрларга сузылган магистральләр шәһәр һәм авылларны, өлкә һәм төбәкләр арасындагы бәйләнешне тәэмин итә. Тимер юллар челтәре бүгенге көндә иң куәтле транспорт комплексы булып санала. Ышанычлы, экономияле, уңайлы булуы...

Бу көнне барлык тимер юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тимер юл транспорты илебез инфраструктурасында гаять зур урын алып тора. Меңләгән километрларга сузылган магистральләр шәһәр һәм авылларны, өлкә һәм төбәкләр арасындагы бәйләнешне тәэмин итә.

Тимер юллар челтәре бүгенге көндә иң куәтле транспорт комплексы булып санала. Ышанычлы, экономияле, уңайлы булуы - халыкка хезмәт күрсәтүче әлеге төр транспортның өстенлеге. «Россия тимер юллары» ААҖнең районыбыздагы Куйбышев тимер юллары вәкиллеге - шушы тармакның аерылгысыз бер өлеше. Тимерьюлчыларның хезмәте аерым муниципаль берәмлекләрнең генә түгел, республикабыз, илебезнең дә социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйный. Круглое Поле поселогындагы тимер юл станциясе - Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш тимер юлының «йөрәге» булып тора. Бүгенге көндә аның төп эше төрле предприятиеләргә чимал ташучы йөк поездларына хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт.

Хөрмәтле тимер юл хезмәткәрләре, Круглое Поле поселогының «Куйбышев тимер юллары» ААҖ хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Авыр һәм четерекле хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, тыныч көннәр, хәвеф-хәтәрсез имин юллар, саулык кына теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев