Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

19 май – Татарстан матбугаты көне. Һөнәри бәйрәмегез белән!

Район сулышын, авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәттә үткән һәр көнен, дөньядагы яңалыкларны күп еллар дәвамында яктыртып баручы «Якты юл» ("Светлый путь") газетасы редакциясен, ижат коллективын, газета ве-тераннарын һәм хәбәрәчеләрен чын күңелдән ТР Матбугаты көне белән котлыйм. Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез үткен, йөгерек, сүзләрегез күңелләрне кузгатырлык, уйландырырлык булсын. Газетаньң...

Район сулышын, авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәттә үткән һәр көнен, дөньядагы яңалыкларны күп еллар дәвамында яктыртып баручы «Якты юл» ("Светлый путь") газетасы редакциясен, ижат коллективын, газета ве-тераннарын һәм хәбәрәчеләрен чын күңелдән ТР Матбугаты көне белән котлыйм. Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез үткен, йөгерек, сүзләрегез күңелләрне кузгатырлык, уйландырырлык булсын.

Газетаньң беренче саны чыгуга 38 ел тулып килә. Ә бу еллар артында күпме газета томнары, аларда - район тормышы, авыллар, кешеләр язмышы, жиңү-чигенүләр. Илдә реформалар, сәясәтә үзгәрешләр барганда, тормышыбызда күп төшенчәләр яңа юнәлеш алганда «Якты юл» һәрвакыт урталыкны сайлый белде, кыйбласын югалтмады, туган җиргә, авыл мәнфәгатенә тугры чын авыл газетасы булып калды. Бүген дә басу түреннән язылган репортажларыгыз белән игенче күңеленә өмет-ышаныч өстисез, авылның бүгенгесен кайгыртып, киләчәген күзаллап язган мәкаләләрегез белән рухиятын баетасыз. Алга таба да йөрәкләрегездәге иҗат талпынышы сүрелмәсен, каләмегез үткен, сүзегез үтемле, хәбәрчеләрегез актив, укучыларыгыз күп булсын. Катлаулы һәм җаваплы, ләкин бик тә кызыклы хезмәт юлыгызда уңышлар, иҗади табышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев