Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 000 сумны башка карталарга да алырга мөмкин

Татарстанда яңа уку елына 10 мең сум алу өчен 270 мең гариза бирелгән. Бер тапкыр бирелә торган акча 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, мәктәп программасы буенча укучы затларга түләнә. Исегезгә төшерәбез, гаризаларны кабул итү 15 июльдән дәүләт хезмәтләре порталы һәм Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә ата-аналарның яшәү урынына бәйсез рәвештә башланды.

Элегрәк күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре порталыннан ведомстволар мәгълүматлары буенча автомат рәвештә формалаштырылган гаризаның әзерлеге турында хәбәрләр алган иде. Хәзер акча рәсмиләштерү өчен ата-аналарга мәгълүматның актуальлеген тикшерергә, кирәк булса, мәгълүматны үзгәртергә һәм пенсия фондына гариза җибәрергә кала.
РФ Президенты Указы нигезендә, мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү 6 яше 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча (яңа уку елының беренче көне), ә 18 яше 3 июльдән дә соңга калмыйча (түләү турындагы Указ чыкканнан соң беренче көн) тулган балалары булган Россия гаиләләренә бирелә. Ата-аналардан тыш, акчаны уллыкка алучылар, балаларның опекуннары һәм попечительләре алырга мөмкин.
Түләү шулай ук инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган кешеләргә дә бирелә, әгәр алар 18 яшьтән 23 яшькә кадәр булсалар һәм мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итсәләр. Мондый очракларда 18 яшь 2 июльдә яки алдарак туларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев