Якты юл
  • Рус Тат
  • Последние новости - стр новостей

    • 13 октябрь 2021 - 15:44
      Эпидемиологик таләпләрнең үтәлүе мөһим
      Район Эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада дежур частька 151 мөрәҗәгать кергән. Бу алдагы атнадан 7,9 процентка күбрәк. Бер атнада 4 җинаять эше кузгатылган. Аларның 3есе ачылган (2се үтерү белән янау, 1се – урлау). 1 урлау очрагы ачылмаган. 
      193
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 15:27
      Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!
      Октябрьне тулысынча өлкәннәр ае дип атасаң да ялгыш булмастыр. Чөнки әби-бабайларыбызны олылау, хөрмәтләү чаралары ункөнлеккә генә сыймыйча, ай буе дәвам итә. Безнең редакциягә дә авылларда үткән чаралардан язмалар килү әле дә туктамый. Пандемия шартларында чәй табыннары артына җыю чикләнсә дә, җирлек җитәкчеләре, мәдәният һәм социаль хезмәткәрләр, изге күңелле иганәчеләр, оешма-предприятиеләр вәкилләре ветераннарның өйләренә баралар, өлкәннәрне бүләкләр белән сөендерәләр, волонтерлар ялгыз гомер итүче әби-бабайларга йорт эшләрендә ярдәм иттеләр. Бүләк бер нәрсә, өлкәннәребез өчен иң мөһиме әнә шул игътибар, онытмаудыр әле, мөгаен.    
      137
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 15:04
      Кулларында күңел җылысы 
      Алтын куллы авыл кешеләре хакында күпме генә язсак та, алар тудырган гүзәллеккә беркайчан да битараф калып булмый. Һәр яңа оста, уңган хуҗабикә белән күрешеп, аралашкан саен, аларның эчке дөньялары никадәр бай, тирән икәненә инанасың. Чираттагы язмабызның герое да – Нефтебаза поселогында яшәүче кырык җиде яшьлек Валентина Петровна Яковлева – шундыйлардан. 
      109
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 15:03
      «Бу хәл безнең авылда булды»
      «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенең ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә игълан ителгән «Бу хәл безнең авылда булды» дип исемләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларга иҗади бәйгесе дәвам итә.
      145
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 15:02
      Авылларны чыршылар бизи
      Авыл җирлекләрендә яшелләндерү һәм чүп-чардан арындыру буенча шимбә өмәләре дәвам итә. Үткән ялларда авылларда спорт объектлары урнашкан биләмәләрдә чыршылар утырттылар. Түбән Суыксудагы «Алга» спорт комплексы тирәсен хәзер буе ике метрдан артык урман гүзәлләре бизи.
      111
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 10:54
      Яшәргә дә яшәргә иде
      Сабый чакның күңелсез бер мизгеле булып икетуган абыйсын соңгы юлга озатырга киткән әниемне юксынып елаганым истә калган. Иң газиз кешеңне мәңгелеккә югалту, аны юксыну ачысының никадәр авыр икәнен әле ул чакта аңламаганмын.
      153
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 10:52
      «Тоннель» – Иске Җирекледә
      Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 18 октябрьдә, дүшәмбе көнне, чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
      143
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 10:49
      «Созвездие – Йолдызлык» фестивале
      Районда уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» балалар иҗат фестивалендә катнашу өчен балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән 20 октябрьгә кадәр район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә заявкалар кабул ителә.
      149
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 10:48
      Короновируслы биш кеше реанимациядә
      Бүгенге көндә район дәваханәсендә COVID-19 вирусы белән авыручы һәм вирусы бар дип тәгаенләнмәгән 136 авыру амбулатор дәвалану ала. Озак вакыт сырхаулаучылар (30 көннән артык) барлыгы 33 кеше. Шуларның 32сендә коронавирус инфекциясе анализ белән расланган. Шулай ук авыручылар белән элемтәгә кергән 24 кеше медицина хезмәткәрләренең күзәтчелеге астында. Шулай итеп, дүшәмбе көн иртәсенә район дәваханәсендә урнашкан вакытлыча инфекцион госпитальдә 84 кеше дәвалану үтә, шуларның 5есе реанимация бүлегендә.  
      144
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 10:47
      Чөгендер казу тәмамланды
      «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен казу тәмамланды. 3600 гектардан 63491 тонна татлы тамыразык алынды. Уңдырышлылык гектарыннан 176,4 центнер тәшкил итте. Бәрәңге 186 гектарда җыелды,  гектарыннан уртача уңыш 239 центнер. Быелгы җәйнең коры булуына карамастан, «Миннеханов М. И» крестьян-фермер хуҗалыгы бәрәңгенең гектарыннан 300-320 центнер уңыш алдылар.   
      144
      0
      0
    • 13 октябрь 2021 - 10:46
      Яңа чикләүләр
      Белгәнебезчә, 7 октябрьдә ТР Министрлар Кабинеты 2020 елның 19 мартында кабул ителгән «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен таратуны туктату чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертү турында яңа карар кабул итте. Карар 11 октябрьдән үз көченә керде.
      137
      0
      0
    • 12 октябрь 2021 - 16:45
      Бүләкләнү
      Шушы көннәрдә «Автострой» җитештерү-коммерция фирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Анатолий Ростилов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
      198
      0
      0
    • 12 октябрь 2021 - 16:44
      Иң яхшы муниципаль практика 
      Тукай районы - "Иң яхшы муниципаль практика" бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.
      181
      0
      0
    • 12 октябрь 2021 - 16:43
      Районда туфрак эшкәртү тәмамлану алдында
      Бүгенге көндә 64 мең гектардан артык җир эшкәртелгән, бу гомүми мәйданның - 97 %ы дигән сүз.
      157
      0
      0
    • 10 октябрь 2021 - 07:16
      Кайда калды җир җимертеп эшләгән чаклар...
      Авылыбызның табигате матур, совхозыбыз бай иде. Иштирәкнең матурлыгы шул көенчә калды, Аллаһка шөкер, ә менә совхозыбыз калдымы соң? Анысы... Хәер, баштан сөйлим әле. Иштирәк, Аулаш, Мартыш – өч авыл дус-тату яшәдек, матур итеп эшләдек. Өч авылдагы терлекчелек фермаларында, ындыр табакларында эш кайнады. Мин сыер саудым. Сыерларыбыз сөтле булды, яхшы нәселне дәвам итү өчен бозауларны үзебездә калдырып таналар үстердек. Җәйге айларда кардага менеп, тәүлегенә өч тапкыр сыер саудык. 
      246
      0
      0
    Реклама