Якты юл
  • Рус Тат
  • Соңгы хәбәрләр

    • 14 июль 2018 - 10:45
      «Гигант» хуҗалыгында мәктәп укучылары комбайнчы ярдәмчесе булып эшли
      Дүрт чирек буе мәктәп партасы артында утырган балалар өчен каникуллар көтелгән ял булса, кайберәүләр өчен җәй – акча эшләп алу, әти-әнигә ярдәм итү вакыты да. Район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк хәбәр итүенчә, 1 июльгә 80 яшүсмер эш белән тәэмин ителгән. Районда балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруда ел саен даими хезмәттәшлек итүче оешмалар бар. Бу – Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант», «Р-Агро», «Кама Бекон» хуҗалыклары, «Биклән» җитештерү кооперативы. Әлеге оешмаларга укучыларның күбесе ярдәмче буларак эшкә алынган һәм үз кулларыннан килгәнчә хуҗалыкка файда китерәләр. Хезмәт хакына килгәндә, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балаларга тулы сәгатьләрне эшләгәндә эш бирүчедән ким дигәндә 11163 сум (минималь хезмәт хакы) һәм үзәктән өстәмә рәвештә 1276 сум хезмәт хакы түләү каралган. Эш күләменә һәм сәгатьләренә карап, бу акча шактый гына артырга да мөмкин. 
      211
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 15:48
      Дөнья чемпионаты вакытында Татарстанга 36 илдән 300 мең турист килгән
      Туристлар футбол буенча чемпионат вакытында Казанда 11,2 млрд акча тотканнар.
      212
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 11:55
      Урып-җыю техникасын иң яхшы итеп әзерләүчегә премия биреләчәк
      Авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы чоры якынлаша – басуларда игеннәр өлгерә. Тиздән – урак. 14 июль көнне район хуҗалыкларының урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк.
      244
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 11:40
      Белгечләр гөмбә җыю кагыйдәләрен искәртә
      Урман ризыгын чиләк яки полиэтилен пакетларга түгел, ә үреп ясалган кәрзиннәргә генә җыярга киңәш ителә.
      205
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 10:00
      Республика Питрау бәйрәмендә катнашалар
      Кичә шаулап-гөрләп Мәләкәс авылында Питрау бәйрәме үтте. Иртәгә исә, 14 июльдә, районның өч фольклор коллективы Мамадыш районы Җөри авылына республика Питрау бәйрәменә бара.
      233
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 09:40
      Яңа җитәкчеләр килде
      Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде. Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Гадел Даутов билгеләнде. Ул Кече Шилнә авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли иде. 1993 елгы, өйләнгән. Фаил Камаев яшь җитәкчегә бу вазифада уңышлар, халык белән бергә һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләвен теләде. 
      250
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 08:10
      Хөрмәтле тукайлылар!
      Сезне чын күңелдән халык бәйрәме – Питрау белән котлыйм. Бу – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау көне. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Питрау көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр. 
      226
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 08:09
      “Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” бәйгесе дәвам итә
      Бәйгедә җиңүчегә, үз телепроектын тормышка ашыру өчен, 1 миллион сум акча биреләчәк.
      202
      0
      0
    • 13 июль 2018 - 08:07
      Эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы пенсия яшен арттыруны сузмаска киңәш итә
      Ведомство башлыгы эш бирүчеләрне 45+ яшендәге россиялеләр өчен мәгариф программаларын тормышка ашырырга чакырды.
      200
      0
      0
    • 12 июль 2018 - 14:00
      Сандугач озак сайрамый...
      Юкка гына халык җырында «...сандугачлар үлә икән йөрәкләре ярылып...» димәгәннәрдер. Чыннан да, шагыйрьләр якты дөньядан иртә китә. Авылдаш шагыйребез Фәннур Сафин да иҗаты гөрләп чәчәк аткан бер мәлдә – 44 яшендә якты дөньядан китеп барды. Иртә китсә дә, онытылмаслык шигърияте, әле бүген дә танылган җырчылар репертуарыннан төшми торган җырлары калды.
      273
      0
      0
    • 12 июль 2018 - 12:40
      Чишмәләрне барладык
      Безнең халыкта сулыкларга элек-электән изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торганнар. Аның саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Чишмә янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың.
      249
      0
      0
    • 12 июль 2018 - 12:14
      Әлфия Авзалованың “Үзем турында” дигән китабы чыгачак
      Легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе белән бәйле истәлекләр туплый.
      233
      0
      0
    • 12 июль 2018 - 12:12
      WhatsApp яңа функциягә ия булды
      Яңа функция соңгы версия өчен кушымтаны яңартканда эшли башлаячак.
      266
      0
      0
    • 12 июль 2018 - 09:15
      Бәйрәмнәргә рәхим итегез!
      Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан Ял паркы, һәр елдагыча, быел да гармунчыларны һәм курайчыларны үзенә җыя.
      254
      0
      0
    Реклама