Последние комментарии
-
12 октябрь 2011 - 06:53Җир кешесенең хезмәте хөрмәткә лаекУзган атнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика күләмендә уңыш бәйрәме үтте. Казанның "Баскет-холл"ында узган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантанага республика районнарыннан иң яхшы игенчеләр,...
-
20 октябрь 2011 - 11:57Хезмәттә үткән гомернең алтын көзеИске Җирекле авылында яшәүче мактаулы савымчы- бишмеңче Анна апа һәм данлыклы кукуруз үстерүче, өч орден кавалеры Иван ага Ульяновлар гаиләсе мин барган көнне зур бәйрәмгә - кавышуларына 55 ел һәм Анна апага 75 яшь тулуны билгеләп үтәргә җыена иде.
-
20 октябрь 2011 - 12:36Ярминкәдә – көзге нигъмәтләрАвыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышлап, Яр Чаллы шәһәрендә үткән шимбә ярминкәсе гөрләп торды.
-
20 октябрь 2011 - 12:51Техниканың иң кулаен сайлаган ГөлсәйрәКолышның уңган кызы, "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгының ферма мөдире Гөлсәйрә Таһирова эшкә әнә шулай җитез скутерында гына элдертә.
-
21 октябрь 2011 - 04:24Мәхәббәтсез яшәп булмый, диләр...Ир белән хатын, бергә яши-яши, бер-берсенә охшап бетәләр, диләр. Биклән авылында туып-үсеп, гомерләре буена туган туфрактан аерылмаган Рәзинә һәм Сәүбән Сөләймановлар йөз чалымнары белән генә түгел, ә холыклары белән дә охшаш. Быелгы алтын көздә бу күркәм парның алтын туйлары.
-
21 октябрь 2011 - 05:05Бикләнлеләр туңга сөрүдә өлгер эшлиләрРайон басуларында тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Урып-җыелган җирләрне туңга сөреп, киләсе ел уңышына нигез сала бүген игенче. "Биклән" җитештерү кооперативы механизаторлары да әлеге мөһим агрочараны өлгер темплар белән башкаралар. Бүгенге көнгә 3116 гектар сөрү җирләренең 2000 гектары инде эшкәртелгән.
-
21 октябрь 2011 - 05:32Киләсе ел өчен – бүгеннәнХуҗалыкларда кыр эшләре төгәлләнеп килә. Азык культураларын урып-җыю техникасы, комбайннар, тагылма машиналар, машина-трактор паркына кайтты.
-
21 октябрь 2011 - 05:40Мәләкәстә – «Олы Пакрау»14 октябрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Олы Пакрау" бәйрәменә дип, ямь өстенә ямь өстәп, башкалабыз Казаннан данлыклы "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле килде. Башкала кунакларын мәләкәслеләр пакрау күмәчләре, коймаклар белән тантаналы рәвештә каршы алдылар. Бәйрәмдә Тукай муниципаль районы аппарат башлыгы җитәкчесе Ә. Наврозова, Мәләкәс авылы җирлеге башлыгы М. Мифодеев та...
-
21 октябрь 2011 - 08:13Һөнәрләр үзләштерәләрХезмәт һәм мәшгульлек үзәге 10 октябрьдән декрет ялында утырган хатын-кызлар өчен түләүсез курслар оештырды. Бүгенге көндә 15 әни 1 С программасы буенча хисапчы һөнәрен үзләштерә, ә 15е "В" категориясе буенча машина йөртү таныклыгы алырга әзерләнә. Бу укулар федераль бюджет хисабыннан башкарыла, дип хәбәр итте безгә район буенча мәшгульлек үзәге башлыгы...
-
21 октябрь 2011 - 08:15Түләмәсәң, штраф икеләтә артаРайонның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бу чорда 20 утырыш үткәрелгән. Аларда 161 административ эш каралды. Шул исәптән ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен 81 материал, комендант сәгатен бозган өчен - 34, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен - 29, яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга тарткан өчен - 6,...
-
21 октябрь 2011 - 08:56Эшмәкәрләрне кабул итү2 ноябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында (Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт, 116 бүлмә) ТР Инвестицион үсеш агентлыгы гражданнарны видеорежимда кабул итә. Катнашу турындагы гаризаны һәм кызыксындырган сорауларны муниципаль районның икътисад бүлегенә 70-11-44, 71-32-96 телефоннары аша яки tukay.econom@mail.ru электрон адресына хәбәр итәргә кирәк.
-
21 октябрь 2011 - 08:59Хезмәтләре бәяләндеНәтиҗәле хезмәтләре, икътисадый һәм финанс эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлары өчен җаваплылыгы чикләнгән "Тукайагрохимсервис" җәмгыяте директорының икътисад буенча урынбасары - җәмгыятьнең баш бухгалтеры Якуб Гайнетдин улы Гыйльметдиновка, җаваплылыгы чикләнгән "Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятенең баш бухгалтеры Илсур Әхмәдулла улы Сафинга "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән маклаулы исем бирелде.
-
21 октябрь 2011 - 09:0326 октябрьдә район Советының җиденче утырышы узаКөн тәртибендә: 1. Россия Федерациясенең алтынчы чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар билгеләүгә тәкъдимнәр турында. 2. Төрлесеннән. Утырыш 9.00 сәгатьтә башлана.
-
26 октябрь 2011 - 09:41Ватанны саклау изге эш – теләүчеләр генә азБашланды! Егетләрне тагын армия сафларына чүпләр вакыт җитте. Октябрь-декабрь айларында Татарстанның 5 меңләп егетен хәрби хезмәткә алып китәчәкләр. ТР чакырылыш комиссиясенең бу көзгә билгеләгән планы шундый. Бер ел дәвамында егетләр туган йортларыннан, әти-әниләреннән, туганнарыннан, дусларыннан читтә булачак. Яңа шартларда, әйтергә кирәк, күнекмәгән, усал шартларда яшәргә өйрәнәчәк, туган илне саклау кебек...
-
26 октябрь 2011 - 09:54Уңыш әйбәт – җыю акрынСоңгы ике-өч елда районыбыз җирләренә шикәр чөгендере әйләнеп кайтты. Хәзер бу культураны игү технологиясе нык камилләшкән: басуда китмән тоткан бер генә кешене дә күрмәссең. Чәчү, сирәкләү, рәт арасын йомшарту, алу һәм заводка озату - бөтенесен машиналар башкара.