Мәдәният
-
13 гыйнвар 2021 - 11:15Театр коллективларын бүләклиләрИртәгә, 14 январьда, район күләмендә үткәрелгән «Битлек» конкурсында җиңгән театр коллективларын бүләкләячәкләр.
-
18 декабрь 2020 - 11:15«Куады» КВН командасы финалдаТукай районының «Куады» КВН командасы «Әйдә, ШаяРТ» Татар Лигасы фестива-лендә чыгыш ясап, 1/8 финалда катнашты.
-
15 декабрь 2020 - 13:20Тормыш дәвам итәБу коронавирус бөтен дөньяның астын-өскә китерде: күп оешмалар эштән туктады, бөлгенлеккә төште, кемдер өйдән торып эшләүгә, укучылар да өйдән торып укуга күчеп алды.
-
13 декабрь 2020 - 11:25«Тамчы» имтихан тоттыБу көннәрдә авыл җирлек-ләрендә эшләүче үзешчән театр коллективлары авыл халкы алдында спектакльләр белән чыгыш ясый.
-
5 декабрь 2020 - 12:30Күзкәйнең горурлыгыБай иҗади мирас калдырып, якты дөньядан бик иртә киткән авылдашыбыз шагыйрь Фәннур Сафинны искә алу кичәсенә Күзкәй мәдәният йортына мәктәп укучылары, авыл халкы җыелган иде. Кунак булып язучы-драматург, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, күп төрле әдәби премияләр лауреаты Хәбир Ибраһим һәм шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Фәттахова килде. Очрашуны мавыктыргыч итеп китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова алып барды.
-
4 декабрь 2020 - 14:10«Галиҗәнаб китап кәлимәсе»Фәннур Сафин исемендәге иҗат бәйгесе кысаларында республиканың танылган язучылары Боерган авылына да килделәр. Очрашу «Акчарлак» мәдәни ял үзәгендә узды. «Калебкә дә, бәдәнгә дә шифа, Галиҗәнаб китап кәлимәсе» дип аталган бәйрәмебездә язучы-прозаик, публицист, тарихи романнар авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Вахит Имамов һәм шагыйрь, без яратып тыңлый торган бик күп популяр җырлар, күңелләргә канат куя торган, ә кайчак уйга сала торган шигырьләр авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, республика журналистлар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Мирһади Разов катнаштылар.
-
2 декабрь 2020 - 11:55Җырымда юатырмынРайоныбызда туып үскән, шигърияттә моңарчы беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар тапкан Фәннур Сафин – безнең горурлыгыбыз. Шуны истә тотып, район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән районда аның иҗатына багышлап әдәби фестиваль үтә. Безнең меңәр еллык шигъриятебез һәм аны дәвам итүчеләр бар.
-
26 ноябрь 2020 - 10:35Районда – әдәбият бәйрәмеРайонда өченче ел рәттән Фәннур Сафин исемендәге әдәби бүләккә ия булу өчен бәйге үткәрелә. Проект район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән тормышка ашырыла. Бәйгегә 27 ноябрьдә йомгак ясалачак. Бу – районның гына түгел, бөтен республиканың каләм әһелләре һәм әдәбият сөюче тукайлылар өчен Фәннур Сафинны искә алу, иҗаты белән тагын бер кат очрашу бәйрәме булыр дип ниятләнә.
-
19 ноябрь 2020 - 13:05Яшьләр булдыраАвылыбызның мәдәният йортында уздырылган КВНчылар чыгышын бик кызыксынып карадым. Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, зал тулып тамашачы гына җыела алмады. Командалар бик көчле һәм искиткеч матур чыгышлар әзерләгән иде.
-
14 ноябрь 2020 - 13:20«Сударушка»га – 45!1975 елда Кече Шилнә авылында фольклор ансамбле оеша. Беренче үзешчәннәр сыер савучылар була, ә репетицияләр терлекчелек фермасының «кызыл почмагы»нда үтә.
-
13 ноябрь 2020 - 15:20Без төрле, әмма без бергәКнязево авыл җирлегендә һәр ел саен Халыклар бердәмлеге көне зурлап билгеләп үтелә. Чөнки биредә 20ләп төр милләт вәкиле дус һәм тату гомер кичерә.
-
11 сентябрь 2020 - 12:05Илһам ул – безнеке!Яңа Бүләктә бөек җырчыбыз, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, күп мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакировның бюсты ачылды.
-
4 сентябрь 2020 - 12:05Калмиянең үз галереясыТатарстан Республикасы рәссамнары Тукай районына үзенчәлекле бүләк ясады: «ТАССРның 100 еллыгына – 100 картина» дигән акция кысаларында Калмия мәктәбендә картиналар галереясы эшли башлады.
-
31 август 2020 - 11:40Абруйлы күршеләребезСүзем «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Поповлар гаиләсе турында. Йорт хуҗасы Александр дәдәй Тукай районы Җәйләү авылында туып үскән. Ә аның тормыш иптәше Вера түти күрше авыл Бордыдан. Александр дәдәй терлекчелектә эшләде. Ул үстергән маллар көр, таза була торган иде. Александр Поповның исеме – алдынгылар рәтеннән, рәсеме совхозның һәм районның мактау тактасыннан төшмәде. Ул күптән инде лаеклы ялда, быел 83 яшен тутырды, шулай да гел хәрәкәттә әле, үз йорты тирәсендә эшне табып тора.
-
19 август 2020 - 11:20Гала-концерт булачакВетераннар һәм пенсионерлар арасында алтынчы мәртәбә үткәрелә торган «Балкыш» республика фестивале быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.