Якты юл
  • Рус Тат
  • Главная новость

    • 15 август 2018 - 10:50
      «Балкыш» лагере янәдән балалар өчен үз ишекләрен ачты: яңа урында һәм яңача форматта
      Билгеле булганча, «Балкыш» лагере районда 22 ел рәттән эшләп килде. Иң башта лагерьның сменалары Борды авылы мәктәбе базасында узса, соңгы елларда «Балкыш» балалары Новотроицкое авылында ял итәләр иде. Бу елны республика бюджеты хисабына Иске Дөреш авылы мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде. Биредә үк – табигатьнең матур бер почмагында һәм бөтенләй башка форматта «Балкыш» лагере эшли башлады. 10 август көнне өр-яңача җиһазландырылган лагерь үз ишекләрен 7 яшьтән башлап 15 яшькә кадәрге 60 балага ачты. Шуны әйтергә кирәк, лагерь үз эшен ел әйләнәсе алып барачак.
      475
      0
      1
    • 14 август 2018 - 13:15
      Сирәк талантлы шәхес
      Тарихи материаллар белән танышканда һәр милләтнең гаҗәеп зур исемнәргә лаек булып, мәңге җуелмаслык тирән эз калдырган уллары һәм кызлары турында укырга туры килә. Шушы уңайдан мин яшьлек дустым Илгизәр Кормашев турындагы истәлекләремне яңартмакчы булдым. Илгизәр Кашаф улына, исән булса, 20 августта 80 яшь тулыр иде.
      238
      0
      0
    • 9 август 2018 - 10:55
      Зарланырга түгел, уртага салып сөйләшергә җыелдык
      Газетаның узган санында әйтеп үткәнчә, районга эш сәфәре белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин килде. Хакимият бинасында ул авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырды. Әлеге чарада салым җыю, су үткәрү, юл төзү, электр энергиясе белән тәэмин итү һәм башка күп төрле сораулар каралды. Очрашуның төп максаты зарлану түгел, ә хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, дип билгеләде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.
      221
      0
      0
    • 6 август 2018 - 14:30
      Очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды
      Оргыды авылы зур түгел – нибары 25 хуҗалык. Тарихи мәгълүматларга караганда, аның башы 1795 елга барып тоташа. Авылы кечкенә булса да, бәйрәмнәрне олылап, киң колач белән үткәрә беләләр монда. Инде авыл халкы да Кече авыл көнен Сабан туедай көтеп алырга ияләште. Чөнки җырга-биюгә, истәлекләргә, уеннарга бай була ул. Аннары ул көнне бирегә олысы-кечесе: әби-бабайлар, балалар, оныклар бергә җыела. Димәк, гаилә тәрбиясе өчен дә бик матур чара бу.
      216
      0
      0
    • 3 август 2018 - 11:05
      «Ярыш» хуҗалыгында басуда да, амбарда да эш кайный
      Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенчеләргә кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирә. Район басуларында иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмый. Көч һәм тир түгеп, күп чыгымнар белән үстерелгән ашлыкны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар авыл хезмәтчәннәре. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 август иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 5,7 мең гектар мәйданда урылган, шуның 5,1 мең гектары суктырылган, бу планның 12 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 19,3 мең тонна, шуның 18 мең тоннасы көзге бодай, 1 мең тоннасы – арыш. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 37,5 центнер.
      431
      0
      0
    • 2 август 2018 - 14:10
      Колыш авылыннан Бәшәровлар:  «50 ел бергә яшәү – олы бәхет»
      «Сандугачлар кебек пар килгәннәр» – бу сүзләр нәкъ Хәким абый белән Фәния апа Бәшәровлар хакында. Алтын туйларын каршыларга йөргән мизгелләрдә әлеге күркәм гаиләдә мин дә кунакта булып кайттым. Иңне-иңгә куеп, инде 50 ел тату һәм үрнәк гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итәләр алар.
      317
      0
      1
    • 31 июль 2018 - 11:05
      Беребез өчен беребез кирәк
      Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, болын-күлләре белән дан тота Колыш авылы. «Беребез өчен беребез кирәк» дип исемләнгән тантаналы бәйрәмне дә нәкъ менә Колыш авылында уздырырга уйладык. 
      409
      0
      2
    • 24 июль 2018 - 10:35
      Тукайлылар ветераннар госпиталендә дәвалана
      Тукай районының тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә тернәкләндерү курслары узалар. Инде 30лап тукайлы дәваланып чыкты. Аларның нинди борчу белән килгәннәрен, үзләрен ничек хис итүләрен һәм өлкән яшьтәгеләр өчен госпитальдәге уңайлыкларны күреп кайту өчен тернәкләндерү курсы узучы тукайлылар белән очрашып сөйләштек.
      240
      0
      0
    • 23 июль 2018 - 11:05
      Үз эшен башлаучыларга мәшгульлек үзәге акча бирә
      Узган елны үз эшен башлап җибәргән биш кеше әлеге ярдәмнән файдаланган инде. Быел исә район мәшгульлек үзәгенә әлегә бер генә эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Ул агач эшләнмәләре җитештерү буенча цех ачкан. 117600 сум акчага яшь эшмәкәр шушы эшендә кирәк булган җиһаз сатып алган. Әлеге суммадагы ярдәмне теләсә нинди юнәлештә кулланырга була, дип хәбәр итә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк.
      196
      0
      0
    • 22 июль 2018 - 11:20
      Мосаллия апа Салихованы олы бәйрәме белән котладылар
      Боерган авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мосаллия апа Салихова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
      462
      0
      1
    • 21 июль 2018 - 10:30
      54 ел хезмәт стажлы Рәшит Шәйдуллин:  ​​​​​​​«Балачактан техникага гашыйкмын»
      «Гигант» хуҗалыгында сигезенче дистә белән баручы тракторчы эшли дигән хәбәр килгәч хәйран калдык. Үзеннән күпкә яшьрәк механизаторлар белән бертигез эшләүче тракторчы Рәшит Шәйдуллинны күрер өчен Яңа поселогына юл тоттык. 
      324
      0
      0
    • 20 июль 2018 - 10:40
      Мәләкәс авылында яшәүчеләр: «Район газетасы һәрвакыт чыгып торсын»
      Билгеле булганча, район газетасын иң күп яздыртучы почта хезмәткәрен ачыклау максатыннан, без бәйге игълан иткән идек. Халык санына карап, «Якты юл»ны иң күп яздыручылар Иске Абдул, Калмия, Теләнче Тамак, Боерган, Мәләкәс авылларында булып чыкты. Димәк, иганәче – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеев булышлыгы белән алынган бүләкләрне шушы авылларның почта бүлекләрендә хезмәт куючы почтальоннарга өләшер вакыт җитте. Җомга санын әзерләгәндә, без Мәләкәс авылының почта бүлекчәсендә булып кайттык. Газета таратучы Лидия Карамзинага бүләк итеп электрон үлчәү тапшырдык. 
      243
      0
      0
    • 19 июль 2018 - 13:40
      Районга кош гриппы яныймы? 
      Соңгы арада телевидиние, радио һәм социаль челтәрләрдә Россиядә, аерым алганда республикага якын регионнарда кош гриппы очракларының ешаюы, хәлнең кискенләшүе турында хәбәрләр йөри. Әлеге грипп Тукай районына яныймы? Бу сорау белән без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинга мөрәҗәгать иттек.
      402
      0
      0
    • 18 июль 2018 - 10:45
      Урак комбайннар парадыннан башлана
      Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында, узган шимбә көнне районыбызның сигез хуҗалыгының техника мәйданчыгында комбайннар парады узды. Урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде. Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бодайның коелу-коелмавы каралды, аннары техник торышын күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барланды, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чараларына (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булу), комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына игътибар ителде. Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына һәм ярдәмчеләренә урында ук 1000ешәр һәм 500әр сум күләмендә премия тапшырылды.
      289
      0
      0
    • 17 июль 2018 - 10:20
      Дару белән генә түгел, җылы сүз, ачык йөз белән дә дәвалый 
      Бүгенге сәфәребез – Илhам абый Шакировның туган җире Яңа Бүләк авылына. Максатыбыз – биредә күп еллар фельдшер булып эшләүче авылның хөрмәтле кешесе, яраткан хатын, өч бала әнисе, ярдәмчел күрше Минзилә Сәлахова белән очрашу, аның турында язма әзерләү. 
      386
      0
      0
    Реклама