Светлый путь

Тукаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Твои люди, село

Шатланып яшәсеннәр

Төшке якта авыл урамнары тып-тын. Сирәк-мирәк кибеттән кайтучы әби-бабайлар очрый. Әллә кайчан Куады авылына килен булып төшкән Әгъләм кызы Зәйнәп сугыштан соңгы каз өмәләрендә катнашып, су буеннан каз түшкәләрен юып кайтуларын яшьлегенең матур хатирәләре итеп саклый.

Түбән Суыксу авыл җирлегеннән өйрәтеп җибәрделәр, Зәйнәпне сугыш ветеранының тол калган хатынын, Куады авылының хутор урамы очындагы гомер сөргән йортыннан табарсыз дип өйрәтеп җибәрделәр. Таякка таянган, өстенә карасу куртка кигән, җете карашлы әби капкадан чыкты, күптәнге танышы сыман ачылып исәнләште. Капка төбендәге эскәмиягә утырып, үткән заманнарны искә алабыз, Зәйнәп әби авылга килен булып төшкән вакытын хәтерендә яңарта. «18 яшьлек чагым. Зәй районы Карман авылында яшибез. Бик авыр чак, ашарга да такы-токы. бервакыт безнең гаиләне, әти-әнине бик яхшы белгән Куады авылыннан туган тиешле, яучы килде. Мин егетне күрмәсәм дә, әнине күндергән. Шулай итеп, үземнән 6 яшькә олы, фронттан яңа кайткан Әхмәдишага кияүгә чыктым, никахлашып яшәп киттек. Каенанам һәм каенатамны "әнкәй-әткәй" дип атап йөрттем», - дип искә алды Зәйнәп апа Куадыга килгән көннәрен.
Зәйнәп әби эшкә бик булдыклы, уңган, тегүгә, чигүгә һәвәс булган. Бригадир бер генә көн дә колхоз эшеннән калдырмаган аны. Урак өстендә салам эскертләргә куша. Ат белән тарттырган өемнәрне өч япьле агач сәнәк белән эскерт өстенә җайлап, ыргыта Зәйнәп. Кышын фермада эшли, бозаулар карый, каравыл тора, авыл халкыннан сөт җыя, тавык чүпләп бетермәслек өй эшенә дә җитешә. Үткән гасырның 50нче еллары уртасында төп нигезгә якын итеп, йорт салып башка чыгалар. Зәйнәп әбинең гомер юлдашы Әхмәдиша Хәсәнша улы Гайсин район юл төзү һәм ремонтлау оешмасында мастер булып эшли. Гел бер урында. Аның җитәкчелегендә Чаллы районы авылларына вак ташлы юллар салына. Соңыннан асфальт юллар барлыкка килә. КамАЗ төзелеше елларында Әхмәдиша агай күп кенә авылларга яхшы асфальт юллар салуда катнаша. Бүген җитез машиналарда элдерүчеләр рәхмәтле аңа.
Әхмәдиша белән Зәйнәп дүрт бала үстергәннәр. Ике егет, ике кыз. Алар да үсеп җитеп, туган оядан очкан кошлар кебек таралышканнар. Чаллыда шофер, КамАз заводы эшчесе, хисапчы һөнәрләрен тапканнар, гаилә корганнар. Хәзер Зәйнәп әбинең, ире 14 ел элек мәрхүм булганнан соң, тол калып, авыл йортында ялгызы яшәп яткан көне. Балаларын атна саен көтеп ала. "Рәхмәт, балаларым игелекле, әниебез дип өзелеп сагынып кайтып җитәләр", - ди Зәйнәп әби Гайсина. 85 яше белән баручы сугыш толы Зәйнәп Гайсинага хөкүмәтәбез бөтен яшәү шартлары булган уңай фатир бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписаться на газету "Светлый путь" и узнать о жизни Тукаевского района

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9497

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: https://vk.com/svetliput

ОК: https://ok.ru/profile/590414664980

Телеграм: https://t.me/yakti_ul 

Яндекс Дзен: https://dzen.ru/svetliput


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев