Светлый путь

Тукаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Главная новость

Кырлар «яна», яңгыр кирәк

Корылык бүген икмәк язмышына турыдан-туры кагылышы булмаганнарны да борчуга сала. Авылда яшәүчеме ул, шәһәрдәме - һәммәсе, күккә карап, яңгыр көтә. Кызу кояш үләнен дә, игенен дә көйдерә. 4 июнь көнне матбугат чаралары мөхәррирләре белән республиканың «Татмедиа» агентлыгында үткән очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә бүген әлеге җәһәттән авыл...

Инзилә Әхмәтгәрәева.

«Билчәнен агулаган идем дә бит, овсюгына акча җитмәде»

Район Сабан туе алдыннан ел саен үткәрелеп килә торган чәчүлекләрне тикшерү дә хәлнең никадәр аяныч булуын тагын да ачык күрсәтте. 3 июнь көнне иртән-иртүк 3 төркем төрле хуҗалыкларга таралды. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, «Гостехнадзор» идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Ильяс Гыйлаев, район Советы депутаты Заһир Закиров белән берлектә чәчүлекләрне карауны фермер Анатолий Лакомкин хуҗалыгы кырларыннан башладык. Игеннәр матур гына күтәрелеп килә, куелыгы әйбәт, чүп үләннәре дә күренми.
«Кама» агрофирмасы кырлары да куандырырлык. 18 мең гектардагы чәчүлекләрнең 2462 гектарында - чөгендер, 312 - күпьеллык үләннәр, калган мәйданнарда арпа, бодай игелә. Игеннәр гөрләп утыра, рәт-рәт тезелеп киткән чөгендер күзне куандыра, арасында ник бер чүп үләне күренсен. Кәтмән белән гектарлаган чөгендер басуларын кулдан эшкәрткән вакытлар артта калды. Хәзер бу татлы тамырны тулысынча техника ярдәмендә утырталар, эшкәртәләр, алалар. Агрофирмада агроталәпләр тулысынча үтәлә. Орлыгы сыйфатлы, ашлама тиешле күләмдә кертелгән, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Агрофирманың агрономы Минталип Галиевның әйтүенә караганда, бер гектарга 7-8 мең сум исәбеннән чыгым тотылган. Явымнар булмаса, бу акчалар утка салган кебек игеннәре белән бергә яначак. Әлегә тукылган яшел келәм кебек кырлар сокланырлык. Тик кайсы басуда гына булмадык, анда тирән-тирән ярыклар, җирне чокып карагач, 15 сантиметр тирәнлектә дә дым юклыгы ачыкланды. Аларга карап йөрәк сыза: «Яңгыр кирәк, яңгыр!»
- Хәерчерәк колхоз кырын хәтерләтә әле синең чәчүлекләр! - дип куйды район башлыгы Васил Хаҗиев фермер Сөббух Шиһапов биләмәләренә килеп туктагач. Юк, сүгеп түгел, фермерларны тырышмый дип булмый. Үз көчеңә ышанып җирдә эшләү - зур батырлык. Эре агрофирма белән 100 гектарда булдыра алган кадәрлесе белән эшләүче фермерның мөмкинлекләрен чагыштырып булмый.
Шушы ук Иске Дөреш җирлегендә эшләүче фермер Габит Фәррахов, һәрвакыттагыча җор сүз белән, хәлне аңлатып:
- Билчәнен агулаган идем дә бит, овсюгына акча җитмәде, - дип куйды, кырларындагы чүпләрнең шактый күренүеннән акланып.
Фермер тормышы шул инде: техникасы иске, ашламасы такы-токы, корткычларга каршы агуларга мөмкинлеге юк.
- Бер-беребезгә булдыра алганча булышабыз, - ди шушы җирлектәге тагын бер фермер Таһир Чабатов. - Шулай эшләмәсәң, булмый.
Зур уңышлар белән мактана алмасалар да, җир хуҗасы булып хезмәт куялар. Корылыгы, мөмкинлекләренең чикле булуы аркасында инде ничә ел келәт тутырырлык ашлык ала алмасалар да, кәефләрен төшермиләр, бу эштән бизәргә исәпләре юк.
Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев та һава шартларының авыр булуына карамастан, игенчеләрнең кәефләренең күтәренке булуын билгеләп үтте. Ни әйтсәң дә өмет көч бирә кешегә. Һәрберсенең кулларын кысып, хәлләрен белеште, уй-фикерләрен тыңлады Васил Гариф улы. Миңа калса, фермерларның да моңа күңеле булып калды, ни дисәң дә, районнан килгәннәр, глава үзе хәлеңне белә. Сүгеп, авыр сүз әйтеп түгел, хәлне аңлап, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышып сөйләшә.
Комиссия бу көнне Фирдәвес Бикмөхәммәтов, Ринат Гыймазетдинов, Рифкать Шәфигуллин, Сәмәкәй җирлегендә бәрәңге игүчеләр - Шилнә җитештерү кооперативында булды. Җирдә эшләүчеләрнең фикерләрен тыңлады. Корылыктан игеннәрне саклап калу өчен «Нагро» дигән матдә белән эшләп караулары, катлаулы табигать шартларына яраклашырга тырышуларын әйттеләр алар.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык кырлары бу юлы да игеннәрнең торышы белән ихлас куандырды. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин сортлы борчак, бодай, үлән басуларын күрсәтеп йөрде. Биредә һәр кырда игенчелек культурасының югары дәрәҗәдә булуы күренеп тора. Кандала үләне (донник) басуларында үлән билгә кадәр җиткән. Исеме бик үк күңелгә ятышлы булмаса да, терлек азыгы өчен менә дигән культура ул. 33 ел авыл хуҗалыгында эшләүче Илгиз Гарфетдинов аны мактап сөйли. Талымсыз, аз чыгымлы үсемлек. Беренче елны башка культура астына «подпокров» чәчеп калдырасың, икенче елны үзе тишелеп чыга. Сәйдәштә әнә быел күкрәп уңган. 100 гектарлы басудан 300-350 центнер яшел масса алырга ниятлиләр. Терлекләр хуш исле бу яшел азыкны яратып ашый.
Комиссия «Ирек» хуҗалыгы кырларын да карады. Хуҗалыкның үз алымнары. Алар соң чәчә, игеннәр биредә ничек күтәрелер. Елдагыча зур уңыш ала алырлармы? Монысын инде вакыт күрсәтер? Комиссия бу кырларның торышын күзәтә киләчәк.
Лариса Васильева.

Үләннәрнең беренче катын вакытында һәм югалтуларсыз чабып алу мөһим

Икенче комиссия составында район авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Хәйдәр Сабитов, профсоюзлар оешмасы җитәкчесе Гомәр Хәйруллин, игенчелек буенча консультант Галимҗан Шәйморатов, механикалаштыру буенча консультант Руфиль Якупов бар иде. Алар Яңа поселогыннан башлап, Кече Шилнә, Калмия, Боерган, Калмаш, Күзкәй, Сәмәкәй якларында 16 хуҗалыкта булдылар. Белгечләр рейд барышында төп игътибарны терлек азыгы культураларына юнәлтте. Районның бу өлешендә атна-ун көн элек ярыйсы гына яңгырлар явып үткән иде, шуңа күрә бу территорияләрдә әлегә җирдә дым бар, үсентеләр дә начар түгел. Соңгы вакытта көннәрнең корыга китүен истә тотып һәм һава торышы болай дәвам итсә үләннәрнең икенче катыннан мондый уңыш чыгарына ышаныч аз дип, белгечләр хуҗалык җитәкчеләренә үләннәрнең беренче катын вакытында һәм югалтуларсыз чабып алырга кирәклеген искәрттеләр.
Кыр эшләренең сыйфатын бәяләүче комиссия «Гигант» җәмгыятенең һәм «Камский» җитештерү кооперативының игеннәр тишелешен яхшы дип билгеләделәр. Чираттагы басулар «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгыныкы. Беренче булып 350 гектарлы арпа җиренә тукталдык.
- Узган ел бу басуда күпьеллык үлән булган. Үсентеләрнең тамыры нык, дым бар, ипи булыр дигән өмет бар, - диде районның баш агрономы Галимҗан Шәйморатов. - Ләкин 25 июньгә кадәр яңгыр яумаса, яфрактан тукландыручы карбамид препараты сибәргә кирәк, - дип киңәшен бирде белгеч. Гомумән, тамыр системасын ныгыту өчен бу препаратны куллану кирәклеген һәр туктаган хуҗалыкта искәртте районның баш агрономы. - Шулай ук «Нагро» препараты да тамыр системасын ныгыта, - диде ул. Әлеге биопрепаратлар сибелгән һәм сибелмәгән участоклардан үсентеләрне кабат-кабат чагыштырып карадылар белгечләр. Чыннан да, тукландырылган урыннарда үсенте тамырлары нык, куе, көчле.
«Вилданов» хуҗалыгында костер һәм люцерна да бик яхшы булып үскән, үләннәрне һич тә әрәм итәргә ярамый, бүген-иртәгә чабарга кирәк дип, барысы бер фикерне әйттеләр комиссия әгъзалары. Борчакның тамыр системасы шулай ук көчле, дым бар. Кукуруз да яхшы гына үсеп килә, бер метрга 7-9 данә үсенте туры килә. Гомумән, «Вилданов» хуҗалыгы басуларында бүген һәртөрле культураның торышы яхшы дип нәтиҗә ясады идарә башлыгы Хәйдәр Сабитов. Бүген иң зур бурычыгыз - үләннәрне җыеп алу, диде ул.
«Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесендә комиссия йөргәнче бер көн алдан козлятник үләнен чабарга керешкән булганнар, шактый гына мәйданда үләннәр аударылган иде. «Иртәгә сенажга сала башлыйбыз», - диде хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. Чәчүлек мәйданнары чагыштырмача киң булган «Кама-Бекон», «Алмаз» предприятиеләре кырларыннан да комиссия әгъзалары канәгать калдылар.
Гөлия Ибатуллина.

«Әшрафуллин» хуҗалыгының бәрәңге басуында бер корт та юк

Өченче комиссия составында район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов, «Россельхозцентр» учреждениесенең районара бүлеге башлыгы Назыйм Сәлахетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Габделхәй Вәлиев бар иде. Алар барлыгы 16 хуҗалыкның басуларында булып кайттылар. «Миңнехуҗин» хуҗалыгында белгечләр күпьеллык үлән чәчүлекләренең куе булып үсүенә игътибар итте. «Биклән» җитештерү кооперативы башлыгы Рафаэль Хаматов Яр Чаллы шәһәренең «Тулпар» ат спорт мәктәбе өчен махсус чәчелгән солы кырларын күрсәтте. Моннан тыш, «Болгарсыра» җәмгыяте өчен дә арпа чәчелгән икән. Аның кыр биләмәләрен комиссия әгъзалары уңай бәяләде.
Игеннәрнең тишелеше әйбәт булса да, үсә алмыйча корылыктан тилмереп утыралар. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәләрендә булганда, Минталип Исмәгыйлевичның кызы Лилия ханым безне кырлардагы сугару техникасы белән таныштырды. Биредә әледән-әле чәчүлекләргә су сибеп торалар икән.
«Әшрафуллин» крестьян-фермер хуҗалыгының бәрәңге басуы матур гына. Бәрәңге ярыйсы гына үскән, аның төпләрен дә өеп куйганнар инде, яфракларында бер генә колорадо коңгызы да күренмәде. Димәк, вакытында эшкәрткәннәр. Бай тәҗрибәле, авыл хуҗалыгын яхшы белгән Галимҗан Зарипов хуҗалык җитәкчесенә киңәшләр бирде. Назыйм Сәлахетдинов «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгының суданка, кукуруз, люцерна басуларының торышы турында үз фикерен әйтте. Азык культуралары ярыйсы гына калкынып килә.
Барлык өч комиссия җыелып сөйләшкәннән соң, чәчүлекләрнең торышы буенча беренче урынны Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгына, икенче урынны «Кама» агрофирмасына, өченче урынны «Гигант» җәмгыятенә бирергә дигән уртак карарга килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписаться на газету "Светлый путь" и узнать о жизни Тукаевского района

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9497

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: https://vk.com/svetliput

ОК: https://ok.ru/profile/590414664980

Телеграм: https://t.me/yakti_ul 

Яндекс Дзен: https://dzen.ru/svetliput


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев