Светлый путь

Тукаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Главная новость

Күзкәй участок амбулаториясеннән эштән киткән яшь табибка миллион сумга якын акчаны дәүләткә кайтарырга туры киләчәк

2012 елның январеннан "Авыл докторы" дип аталган федераль программа эшли башлаган иде. Программада катнашып, авылга эшкә кайткан яшь табибларга Россия бюджетыннан 1 млн сум акча бүленде. Татарстанда исә республика бюджетыннан андыйларга тагын 100 мең сум өстәлде. Акча табибларга авылда биш ел эшләү шарты белән бирелде. Безнең районда да әлеге программа...

Программада катнашучы табибларның икесе Күзкәй участок амбулаториясенә, берсе Бәтке амбулаториясенә килгән иде. Күзкәйдәге яшь стоматолог Илназ Галиевның һәм Бәтке амбулаториясендәге табиб-терапевт Наталья Маскованың уңышлы гына эшләп китүен әйтә район үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗанов. "Нинди генә эшкә алынма, иң беренче теләк кирәк. Бу табиблар өчен аеруча мөһим. Хезмәтеңне яратуың өстенә, кешеләрне дә ярату бик кирәк безнең эштә. Чөнки бу пациентларыңның сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле, - ди Римма Шәйдуллинаны эшкә алган Галим Сабирҗанов. - Аннан соң, шунысы начар: программада авылга эшкә килгән табиб авылда яшәргә тиеш дигән шарт куелмаган. Шәйдуллина да Күзкәйдән Чаллыга кайтып йөрде. Эшкә соңга калган чаклары да еш күзәтелде. Дөрес, амбулаториянең бер бүлмәсен биреп, вакытлыча торак белән тәэмин итеп карадык, ләкин файда гына булмады. 1 млн 100 мең сум акчага теләгән кешегә авылдан йорт сатып алырга да мөмкин иде. Вариантлар бар иде бит. Акча бит нәкъ менә шул максатны күздә тотып бирелә дә. Ә Шәйдуллина аңа машина алды. Аннары юл һәлакәтенә очрадым дип, миннән үзен Чаллыдан Күзкәйгә йөртергә транспорт сорый башлады. Ә монысы инде, гафу итегез, программа шартларында да, хезмәт килешүендә дә каралмаган. Минемчә, авыл табибы авылда яшәргә тиеш. Аның бит тәүлекнең теләсә кайсы вакытында беренче ярдәмне күрсәтергә әзер булуы мөһим", - ди районның баш табибы.

Хезмәт килешүендәге таләпләрне үтәмәгәне өчен Римма Шәйдуллинага башта кисәтү ясала, аннары баш табиб яшь белгечне эштән азат итү турында карар кабул итәргә мәҗбүр була. Ләкин килешүне өзгән белгеч акчаны кире кайтарырга ашыкмый. Шулай итеп, район больницасының яшь табибны судка бирми чарасы калмый.
"РБК-Татарстан" мәгълүмат холдингы хәбәр иткәнчә, Римма Шәйдуллина үзе конфликтны торак аркасында килеп чыкты дип белдерә. "Гаиләмне шәһәрдә калдырып, үзем монда яши алмый идем бит инде, ди ул. Миңа җир участогы тәкъдим иттеләр, ә рәсмиләштерә башлагач, аның инде башка кеше исемендә булуы ачыкланды", - дип яза әлеге мәгълүмат холдингы.
Шәйдуллина эше Яр Чаллы шәһәр судында агымдагы елның 26 августында каралды. Ул көнне суд Тукай районы үзәк больницасының дәгъва гаризасын канәгатьләндерергә, ягъни 920 мең 986 сум 72 тиен акчаны Римма Шәйдуллинадан дәүләт файдасына кире кайтартырга дигән карар чыгарды. Әлеге карар 11 октябрьдә законлы көченә керде. "Акчаны кайчанга кадәр түләп бетерергә тиешлеге суд карарында билгеләнмәгән. Без суд приставларына мөрәҗәгать итәчәкбез. Моны алар белән бергәләп хәл итәчәкбез", - ди район үзәк больницасының юристы, суд утырышында катнашкан Гүзәл Моратова.
Галим Сабирҗановның әйтүенчә, бүген Күзкәй участок амбулаториясендә гомуми практика табибы вазифасын Татарстан участок амбулаториясендә эшләүче табиб вакытлыча башкара. Ләкин вакантлы урын үз хуҗасын көтә. Ә башка участок амбулаторияләрендә бүгенге көндә табиблар җитә. Кадрлар кытлыгы исә район больницасының үзендә күзәтелә. Ләкин, кызганычка, анда хезмәт хакыннан башка бернинди социаль ташламалар да тәкъдим ителми. Бүген үзәк больницага табиб-инфекционист, терапевт, гомуми практик табибы, рентгенолог, нык ашыгыч рәвештә онколог, хирург, баш фельдшер кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписаться на газету "Светлый путь" и узнать о жизни Тукаевского района

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9497

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: https://vk.com/svetliput

ОК: https://ok.ru/profile/590414664980

Телеграм: https://t.me/yakti_ul 

Яндекс Дзен: https://dzen.ru/svetliput


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев