Светлый путь

Тукаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Главная новость

Алдынгыларга – үзенчәлекле бүләк

Районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре узган атнада республика күләмендәге уңыш бәйрәмендә катнашса, бу сишәмбедә алдынгылар Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сараена район җирлегендә уздырылган чарага җыелды. Ләкин быелгы бәйрәм, башка еллардан аермалы буларак, бик үзенчәлекле үтте.

Узган еллардагы кебек, җитештерүчеләрнең товарларыннан "Энергетик"ның холлына тезелгән өстәлләр дә сыгылып тормады, сәхнә алдына берсеннән-берсе күпереп пешкән икмәкләр дә куелмады. Зал тутырып килгән игенчеләрне, терлекчеләрне, хуҗалыклар һәм предприятиеләр җитәкчеләрен, белгечләрен, тармак ветераннарын бәйрәм башында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев тәбрикләде. Аннары халык чараның буеннан-буена башкаладан килгән кунакларның - Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгышын карап хозурланды.
Иген үстерүчеләр булсынмы, терлек, кош-корт караучылар, сыер савучылармы, белгечләр, җитәкчеләр - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә эшләүче һәр кеше авыр хезмәт башкара. Бүген бары тик җирне яраткан кешеләр генә җирдә эшли ала. Һәм андыйларның барысының да хезмәте хөрмәткә лаек. Үз чыгышында менә шушы фикерләрне ассызыклады район башлыгы. Нык авыр елда да сынатмаган, төрле юллар белән малларны ач тотмау җаен тапкан, терлек башын саклап кала алган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, шәхси хуҗалыкларга олы рәхмәтен белдерде. Терлек азыгы әзерләү, урып-җыю чорында мәктәп укучыларының, өлкәннәрнең ярдәмен югары бәяләде. Район данын республикага гына түгел, Россиягә таныткан "Чаллы-Бройлер", "Кама-Бекон" кебек эре предприятиеләрнең уңышларына аерым басым ясап, аның артында никадәр олы хезмәт ятканын билгеләп үтте. Басулардан җыелган бөртекне кабул иткән Яр Чаллы элеваторы һәм ашлык продуктлары комбинаты җитәкчелегенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район башлыгы Васил Хаҗиевның идеясе белән оештырылган бу үзенчәлекле чара, минемчә, бәйрәмгә чакырылганнарның барысының да күңеленә хуш килде. Халык аны көтелмәгән һәм бик тә кыйммәтле бүләк итеп кабул итте. Концерттан соң яңгыраган фикерләр шуны раслады да. Тере тавыш белән башкарылган халык җырларын олысы да, кечесе дә бик яратып тыңлады, бер генә артык хәрәкәт тә булмаган биюләрне тәэсирләнеп карады.
Иртә таңнан караңгы төнгәчә басу-кырлардан, фермалардан кайтып кермәгән авыл хезмәтчәннәре әлеге бәйрәмнән, бик тә зәвыклы ял чарасыннан нык канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписаться на газету "Светлый путь" и узнать о жизни Тукаевского района

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9497

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: https://vk.com/svetliput

ОК: https://ok.ru/profile/590414664980

Телеграм: https://t.me/yakti_ul 

Яндекс Дзен: https://dzen.ru/svetliput


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев