Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ничек яхшы уңыш алырга?
Тәҗрибәсез бакчачылар җәй буе җирдә казына, баш күтәрми эшли, түтәлләрне тәртипкә китерә, ә яшелчәләр, сүз куешкан кебек, мул уңышы белән куандырырга ашыкмый. Моның сәбәбе нидә соң? Түтәлебездәге помидор-кыярларга, кәбестә-кишерләргә нәрсә ошамый? Әлеге мәкаләдә кайбер сорауларның беренче карашка гади генә тоелган җавапларын табарсыз, шәт.
Сорауларга дөрес җаваплар табуы җиңелрәк булсын өчен, әйдәгез, бакчада башкарачак эшләребезне билгеле бер эзлеклелектә, аерым-аерым күздән кичерик әле.